Әнисә Галимҗан кызы Мингазова кебек кешеләр турында: «Тынгысыз йөрәкләр», - диләр. Аның энергиясе чиксез! Ә күңел яшь булганда, еллар картаймый…
Бүген Җәлил поселогынын ветераннар советы рәисе Мингазова Әнисә Галимҗан кызы үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Кояшлы көнне юбилярны Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Ф.М., "Җәлил шәһәр тибындагы поселогы" муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р .А., район ветераннар советы рәисе Миннугулов Н. М., НГДУ "Җәлилнефть" ветераннар советы рәисе Харисов Р. А. котладылар. Күпьеллык иҗтимагый эшчәнлеге, ветераннар хәрәкәтендә актив катнашканы өчен ул "Татарстан Республикасының Ветераннар хәрәкәтендәге казанышлары өчен" мактау билгесе, Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф.М. Хөснуллинның Рәхмәт хаты, район ветераннар Советының Рәхмәт хаты һәм Җәлил шәһәр тибындагы поселогы Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Әнисә Галимҗан кызы кунакларга зур рәхмәтен белдерде, аларга ныклы сәламәтлек һәм күп еллар актив тормыш теләде.
Җәлил поселогы Советы