19нче октябрь көнне "Җәлил гимназиясе" нең "Яңа хәрәкәт" мәктәп үзидарәсе активистлары хәйрия ярминкәсеннән кергән акчаларга төрле ярмалар (дөге, карабодай, тары) рәвешендә азык-төлек җыелмасы сатып алдылар һәм "Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йорты"на тапшырдылар.
Шәрләрәмә авыл җирлегендә Бөтенроссия халык санын алу
21 нче октябрь көнне Җәлил 1 нче санлы мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен "юл хәрәкәте иминлеге"дигән чара оештырылды. "Юл хәрәкәте иминлеге" Сарман районы буенча бүлекчәсе начальнигы Ситдыйкова А.Р. балаларга юлда куркынычсызлык турында сөйләде, балалар мультфильм карадылар һәм сорауларга җаваплар алдылар. Очрашу ахырында барлык укучылар да яктылык кайтаргыч беләзекләр һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча белешмәлекләр алдылар
Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен "Отец.Отчизна.Отечество" дигән темага әңгәмә - лекция үткәрделәр. Ул район тарихында гына түгел, гомумән ил тарихында эз калдырган герой шәхесләрне таныштыру һәм өйрәнүгә багышланган иде. Фронтта да, тылда да якташларыбызның батырлыгы - үсеп килүче буын өчен лаеклы үрнәк, Ватаныбызга чиксез мәхәббәт һәйкәле. Чара "Они защищали отчий дом" проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында заманча уен технологияләрен куллану буенча системалы эш алып барыла.
20 нче октябрь көнне 6а һәм 10 нчы сыйныфларда "җирдә энергия чыганаклары һәм экология"дигән атом дәресе узды. Балалар төркемнәр буенча эшләделәр. Алар энергия чыганакларын, электростанцияләр төрләрен һәм аларның характеристикаларын өйрәнделәр. Соңгы 100 елда Җир атмосферасында углекислый газ микъдарының сизелерлек артуы турында белделәр. Һәр төркем киләчәктә энергия алу өчен "Яшел" электростанцияләр куллану турында үз фикерен белдерде.
Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә "Сөмбелә бәйрәме" булып узды. Балалар бик теләп төрле уеннарда катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр, биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте!
Яктылык кайтаргыч элементларны популярлаштыруга багышланган акция Җәлил бистәсендә узды. 2 нче номерлы Җәлил урта мәктәбенең ЮИДчылары һәм өлкән сыйныф укучылары, автовокзал каршындагы мәйданга чыгып, Җәлил бистәсендә яшәүчеләргә, тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаргыч элементларны файдаланып, сизелерлек булырга өндәп мөрәҗәгать иттеләр, акциянең максатларын һәм бурычларын билгеләделәр.
Безнең балалар бакчасында Көзге бәйрәм булып узды.
4 нче номерлы "Сандугач" балалар бакчасында Көзге бәйрәмнәр узды