Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2021 елның 4 октябрендәге Указы белән, октябрьнең өченче якшәмбесе Россиядә әтиләр көне дип игълан ителде. Ул беренче тапкыр үткәрелә һәм быел 17 октябрьгә туры килә.
Шул уңайдан бүген Сарманда Әнвәр Залаков исемендәге паркта "Әтиләр сүзе - күңелнең күзе"дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Чарага җыелучыларны бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев котлады. Ул ялгыз гына балалар тәрбияләүче әтиләргә район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән бүләкләр тапшырды. Алар өчен район мәдәният йорты солистлары һәм коллективлары башкаруында җырлар яңгырады һәм биюләр күрсәтелде.
24 октябрьдә Үзбәкстан Республикасы Президентын сайлаулар булачак.
2021 нче елның 16-17 нче октябрендә Казан шәһәрендә "Мәктәп баскетболы һәм аның үзенчәлекләре" укыту - методик семинары булып узды. Шул семинарда Жәлил гимназиясе физик тәрбия укытучысы катнашты.
17 октябрьдә Россиядә "әтиләр көне"билгеләп үтелде. Әлеге бәйрәм Россия Президенты В.В. Путин боерыгы белән гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә ата булуның әһәмиятен арттыру өчен расланды. Җәлил 1 нче санлы мәктәбе укучылары әтиләрен бу бәйрәм белән актив котладылар. Балалар фото-коллажлар, видео-котлаулар әзерләделәр, үз әтиләренең һөнәрләре һәм казанышлары турында сөйләделәр. Барлык активлыклар социаль челтәрләрдә яктыртылды.
2021 нче елның 16 нчы октябрендә Сарман муниципаль районы мәгариф бүлеге начальнигы Идрисова Г. Я. "Җәлил гимназиясе"ндә кайнар ризык белән тәэмин итүне тикшерде. Ул кухняны карады, меню белән танышты, пешекчеләр белән аралашты. Гимназия директоры Булатова Г. Н.мәктәптә балаларны ашату ничек оештырылуы турында сөйләде.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2021 елның 4 октябрендәге Указы белән яңа бәйрәм – Әтиләр көне билгеләнгән.
Ул гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә ата булуның әһәмиятен арттыру максатларында гамәлгә куелган һәм Россиядә октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтеләчәк.
Әтисе көне белән барлык ир-атларны-үз тормышларында ата-ана бәхете сынаган һәм балаларына тулы әти мәхәббәте биргән сарманлыларны котлыйм.
Һәр ир-атка гаилә учагының җылысын табарга, Бәхетле уллар һәм кызлар үстерергә насыйп булсын.
Хөрмәтле юл тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!
Юлларны төзекләндерү – районыбыз инфраструктурасы үсешендә төп юнәлешләрнең берсе. Яңа юллар төзелә, район үзәген авыллар һәм башка шәһәрләр белән тоташтыручы юллар ремонтлана, урамнарыбызның йөзе үзгәрә.
Кышын-җәен, нинди генә табигать шартлары булуга карамастан, сез алдыгызга куелган зур бурычларны үтәү өчен бар көчегезне, белемегезне бирәсез, кешеләрнең иминлеге өчен тырышып хезмәт куясыз.
Районыбызның юл челтәре үсешенә һәм халыкның тормыш шартларын яхшыртуга керткән хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Аерым ихтирам сүзләрем – тармак ветераннарына.
Бәйрәм көнендә барчагызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телим.
Татарстанның атказанган нефтьчесе, «Нефть чыгару буенча иң яхшы оператор" исемен йөртүче, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Бөек Октябрь социалистик революциясе орденнары иясе Сафин Рафаил Сафа улына бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, Җәлил поселогы җирлеге башлыгы Рафыйк Кәримов, якыннары да юбилярга сихәт, тигез гомер теләделәр. Рафаил абый тормыш иптәше Әнисә Садри кызы белән гомер кичерә. Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, 4 оныклары, 2 оныкчыклары бар.
Сарман муниципаль районы командасы Мамадыш шәһәрендә узган муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы исәбенә өстәл теннисы буенча ярышларда мактаулы өченче урынны алды.
Азалак авылында яшәүче Низаметдинова Сәкинә Низаметдин кызына бүген 100 яшь тулды.
Районның легендар шәхесе – озак еллар “1 Май” колхозын җитәкләгән, аның үсешенә зур өлеш керткән, Хәниф Хәйруллинның “Канатлар талмасын” әсәре героеның прототибы Вильдан Рамазановның тормыш иптәше Сәкинә апа унынчы дистәсен тутырды. Олуг юбилее белән йөзьяшәр әбине район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп. Рәсәй Президенты Владимир Путинның, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Котлау открыткаларын, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов та сихәтлек, киләчәктә балалар. Оныклар кадер-хөрмәте теләделәр.
Гасырлык гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган – укучыларны мәктәптә укыткан, китапханәдә эшләгән, авыл халкын агартуга күп көч куйган ветеран туган авылында, аның шифалы суларын эчеп, сулар һавасыннан күңеленә дә, җанына да сихәт алып, кызлары тәрбиясендә, онык-оныкчыклары хөрмәтендә яши.