2021 нче елның 8 нче октябрендә "Җәлил гимназиясе" ндә мәктәп укучылары үзидарәсе Президентын сайлау үтте. Бу вазифага 8-11нче сыйныфта белем алучы һәр укучы кандидат була ала. Сайлау хокукына 8-11нче сыйныф укучылары (өлкән сыйныф укучылары советы) һәм гимназия коллективы ия булды. Сайлаулар актив һәм кызыклы үтте. Сайлау комиссиясе мәктәп парламенты әгъзаларыннан торды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча мәктәп укучылары үзидарәсе президенты итеп күпчелек тавыш белән 9нчы Б сыйныф укучысы Якупов Илназ сайланды.
Хөрмәтле район халкы!
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11нче районара инспекциясе хәбәр иткәнчә, физик затларның милек салымнарын, шулай ук 2020 ел өчен физик затлар кеременә салымны түләүгә салым белдерү кәгазьләре җибәрелә башлады. Күчемсез милек, җир һәм транспорт чаралары булган гражданнарга исәпләнгән салымнарны 2021 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк.
Якташыбыз Фәнис Фәхретдинов 2021 елның 10 октябрендә Казан шәһәрендә узган Казан милли ярыммарафонында катнашты.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннарыбыз! Сезне Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм! Авыл хуҗалыгы тармагы, нефть сәнәгате белән беррәттән, Сарман районы икътисадының нигезе булып тора. Районның гына түгел, һәр гаиләнең иминлеге аграр секторның үсешенә бәйле. Ә бу җирне һәм авылны чын мәгънәсендә яраткан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең көндәлек хезмәте нәтиҗәсе. Хөрмәтле район уңганнары! Сез районыбызның азык-төлек иминлеген тәэмин итәсез. Бөтен гомерегезне туган җиргә багышлап, авыр һәм җаваплы һөнәрегезне намус белән башкаруыгыз өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Көнне төнгә ялгап куйган хезмәтегез мактауга һәм хөрмәткә лаек. Аерым рәхмәтем – авыл хуҗалыгын үстерүгә лаеклы өлеш керткән ветераннарга. Авыл язмышына даими игътибар булдыру, авыл җирлегендә тормыш шартларын яхшырту буенча күптөрле чаралар күрелүе өчен республикабыз җитәкчелеге – Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миннихановка, Хөкүмәтебезгә, Дәүләт Советына, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Киләчәктә дә районыбызның, республикабызның үсешендә район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең дә өлеше зур, уңышларыбыз мулдан, хезмәт нәтиҗәләребез югары булыр, дип ышанам. Барыгызны да бәйрәм белән котлап, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим. Тормышыгыз шатлык–сөенечләр белән тулып торсын, табыннарыгыз һәрчак мул булсын!
Җәлил беренче санлы мәктәбе укучылары арасында "Старт"чаңгы базасында традицион көзге җиңел атлетика кроссы булып узды. Һава торышы укучыларга югары нәтиҗәләргә ирешү өчен барлык шартлар да тудырды. Балалар сынатмадылар һәм безне бик яхшы нәтиҗәләр белән сөендерделәр. Көзге кросс -2021 катнашучыларын котлыйбыз .
2021 елның 7-8 октябрендә Әлмәт шәһәрендә «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре арасында пневматик винтовкадан ату буенча республика спартакиадасының зона этабы булып узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 8 муниципаль районыннан: Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Ютазы районнарыннан командалар катнашты.
Бүген, 7 октябрь көнне, Җәлил бистәсенең чаңгы базасында "Җәлил гимназиясе"нең 3-4нче һәм 5-6нчы сыйныф укучылары арасында "Алтын көз" йөгерү буенча традицион массакүләм ярышлар узды. Кросста катнашучыларның барысы да беренче булып йөгерергә тырышты. Ярышлар дустанә атмосферада үтте, күңелле һәм оештырылган иде. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар белән бүләкләнде.
7 нче октябрь көнне Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында Сөмбелә бәйрәме үтте. Бәйрәмдә балалар көз турында шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, көзге яфраклар белән биеделәр, төрле уеннарда катнаштылар. Бәйрәмгә, кунак булып, Көз килде, ул балаларга тәмле алмалар бүләк итте. Бәйрәм кичәсе барыбызга да бик ошады.
7 октябрь көнне Җәлил 3 нче санлы «Аленушка» балалар бакчасында бөтенроссия астрономия дәресе узды. Максат: дөньядагы иң борынгы фәннәрнең берсе-астрономия фәненә һәм темасына җәлеп итү; йолдызлар, йолдызлар турында күзаллаулар формалаштыру, балаларның танып-белү һәм интеллектуаль сәләтләрен үстерү.
Астрономия дәресендә федераль үзәге тарафыннан әзерләнгән методик материаллар кулланылды. Дәрес интерактив формада, презентация һәм видеоролик-мультфильм кулланып узды. Тәрбиячеләр балаларга галәмдә бернәрсә дә бер урында тормый дип сөйләделәр. Планеталар һәм йолдызлар үзләренчә, билгеле бер юл буенча хәрәкәт итәләр. Балалар йолдызлар, кояш һәм җир турында табышмаклар чиштеләр. Йолдыз-карликлар һәм йолдыз-гигантлар нәрсә икәнен белделәр.
Космос темасы чиксез һәм бик кызык, чөнки балаларның фантазиясен үстерә.