2021 елның 3 июль 18 сәгатьтән 4 июль 18 сәгатькә кадәр.
Хөрмәтле юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе хезмәткәрләре һәм әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез котлы булсын!
Сез тәүлек әйләнәсе авыр хезмәт башкарып, кыюлык, һөнәри осталык күрсәтеп, юлларда иминлек булдыруга зур көч куясыз. Һәр көнне транспортның куркынычсыз йөрүен тәэмин итәсез, юлларда һәлакәтләр санын киметү өчен тырышасыз, бәлагә юлыкканнарга беренче булып ярдәмгә киләсез. Көннән-көн техника арткан, яше дә, карты да руль артына утырган заманда сезнең көндәлек хезмәтегез бәяләп бетергесез.
Бәйрәмегез белән котлап, барлык дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә һәм ветераннарына зур уңышлар, нык сәламәтлек, шәхси иминлек телим.
Сарман муниципаль районы делегациясе бүген Лаеш районында кыр көнендә катнаша. Традицион күргәзмә-аграрийлар өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе.
Исегезгә төшерәбез, быел «Татарстанда кыр көне» агросәнәгать күргәзмәсе «Агроволга 2021»дип аталган яңа мәйданчыкта уза.
Агроволга 2021-ачык һавадагы агросәнәгать күргәзмәсен һәм экспоүзәк мәйданчыкларында эшлекле форумны үз эченә алган комплекслы чара. Өч көнлек программада авыл хуҗалыгының казанышларын һәм яңа технологияләрен күрсәтү, тармак бизнес-бурычларын билгеләү һәм хәл итү өчен тәҗрибә һәм форматлар алмашу каралган.
3 июль 2021 ел.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 3 июлендә төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр (Казан шәһәрендә), урыны белән көчле яңгыр, боз явуы көтелә.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Сәламәт тәндә - сәламәт рух! Моңа "Дуслык" мәктәп яны лагерена йөрүче балалар да инанды, чөнки кичә алар өчен "Күңелле стартлар"ярышлары оештырылды. Малайлар һәм кызлар җитезлек, тизлек һәм команда рухы күрсәттеләр. Ә икенче көнне иң яхшы стена газетасына конкурс үткәрелде. Һәр отряд стенгазетаның үз моделен булдырган.
Бүген бик якты һәм бай көн булды,чөнки бүген лагерьда "кино" көне булды. Һәр отряд төрле әкиятләрдән, мультфильмнардан һәм фильмнардан кызыклы киемнәр әзерләгән иде. Барлык отрядлар да яхшы әзерләнгән иде. Костюмнар демонстрациясе иртәдә узды. Иртәнге аштан соң барлык отрядлар да кинотеатрга мультфильм карарга киттеләр.
Менә берничә ел инде 1 июльдә безнең илдә үзенчәлекле дата – сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне билгеләп үтелә. Бу-Россия өчен корал белән көрәшкән, ватан мәнфәгатьләрен яклаган барлык кешеләр турында хәтер.
Бу көнне 01.07.2021 Җәлил поселогында герой-шагыйрь М. Җәлил һәйкәле янында бу истәлекле датага багышланган тантаналы митинг булды.
Татарстан Республикасы Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Д.Гасанов һәлак булган сугышчыларга кайгы сузлэре , ветераннарга булган рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Чечня сугышы ветераны Исламов Р. митингта катнашучыларга хөрмәт сүзләрен һәм яшь буынга теләкләрен җиткерде.
Һәлак булучыларга хөрмәт йөзеннән М. Җәлил һәйкәленә һәм Дан Мемориалына чәчәкләр салынды.
«Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты коронавирус чикләүләре белән бәйле тәнәфестән соң Җәлил поселогы яшәүчеләренә әйләнеп кайтты. Проектны барысы да: халык, балалар, катнашучылар да сагынып көткэннэр. Кичә, 01.07.2021 конне Җәлил халкы очен, «Татнефть» ГАҖ һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә оештырылган. М. Җәлил ис. бульварга концерт белән Сарман авылы сәнгать осталары килде. Алар кешеләргә яхшы кәеф, җылы, мәхәббәт һәм шатлык бүләк иттеләр. Абыйлы-сеңелле Алмаз һәм Алинә Галиевлар, Резедә Хөсәенова, Камилә Диярова, Гөлнур Зөлкәрнәева, Искәндәр Бакиев һәм Дилүс Гомәровның дәртле җырлары берәүне дә битараф калдырмады. Айгөл Зөлкәрнәеваның харизмалы һәм дәртле биюләре тамашачыларның күңелләрен җылытты, ә яшь тамашачылар биюгә күчте. Баянсыз нинди концерт соң ул?! Тамашачылар, баянчы Таһирҗан Зарипов чыгышын бик җылы кабул иттеләр. Алып баручы Айгөл Миңнехуҗина очрашуның беренче минутларыннан ук дустанә атмосфера урнаштырды. Әлбәттә, барлык артистларны җыйган Гөлүсә Галиеваны да билгеләп үтәсе, ана рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.
Бәйрәмдә җәлиллелэрнен кәефләрен яраткан җырлары һәм мәзәкләре күтәрделәр. Тамашачылар артистларга җылы рәхмәт сүзләре белән сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр, ә һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Концерт программасы иске дусларның дустанә очрашуын хәтерләтте. Ике сәгать вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Канәгать тамашачылар кунакларны озак җибәрмәделәр, яхшы кәеф өчен рәхмәт белдерделәр һәм иҗади уңышлар теләделәр. Ә артистлар үзләре күтәренке кәеф белән өйләренә кайтып киттеләр, җәлиллеләрне, алга таба да алар белэн яңа очрашулар көтә, дип ышандырдылар.
Кичә 01.07.2021 конне Җәлил поселогында М. Җәлил исемендәге бульварда балалар өчен пластилиннан "Кутэренке кэефле алма корты" дигән мастер-класс үткәрелде. Әвәләп ясау барышында балалар стеклар кулландылар. Пластилинның кечкенә кисәкләреннән шарлар ясадылар, аннары аларга өстәп тән формалаштыру өчен түгәрәк форма алдылар. Берничә минуттан соң балаларның кэгазьлэрендэ искиткеч кутэренке кэефле алма корты барлыкка килде. Мондый эш вак моториканы үстерә. Балаларга әвәләп ясау бик ошады. Мастер-класста булу бик уңай һәм күңелле булды. Мастер-классның тагын бер сюрпризы - "Уз кулларың белән йорт куяны рәвешендәге бүләк упаковкасы"ясау иде. Балалар иҗади процесска актив кушылдылар. Аларга бу ижат жимеше бик ошады. Ул бик җиңел эшләнә. Һәркемнең фантазиясе бай булу хисабына үз шәхси эшләнмәсе барлыкка килә. Аппликация белән шөгыльләнү балаларда пөхтәлек, осталыкны үстерә. Клей, кәгазь, кайчы һәм аппликация өчен башка материаллар белән эшләү, кулларның вак моторикасын камилләштерә, хәрәкәтләрне координацияли. Хәзер балалар бик теләп үзләренең яраткан һәм якыннары өчен уз куллары белэн тәм-томнар упаковкалары ясаячаклар.
Администрация һәм поселокта яшәүчеләр Җәлил бистәсендә балалар өчен мастер-класслар үткәрүдә күрсәтелгән финанс ярдәме өчен "Татнефть" ГАҖ һәм «Татнефть» хәйрия фондына зур рәхмәт белдерәләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел мастер-классны музыка белән тәэмин итү өчен сатып алынган портатив аудио системасы ярдәмендә уңайлы атмосфера тудыра алдык: фон музыкасы кич буе уйнады. Хәзер балалар һәм аларның әти-әниләре түземсезлек белән Җәлил поселогында һәр пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә узачак яңа очрашуларны туземсезлек белэн көтеп калалар.
Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында балалар өчен "Күңелле стартлар" оештырылды. Балалар ике командага бүленеп ярыштылар. Аларга бик кызыклы сынаулар аша үтәргә туры килде, тик балалар сынатмадылар - үзләренең командалары җиңү яуласын өчен бик нык тырыштылар. Бәйрәм барыбызга да бик ошады. Бу чараны оештыручыларга бик зур рәхмәт.