Тыл һәм хезмәт ветераны Шәрифуллина Миннегаян Нуретдин кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Гайфетдинов Айрат Рифкатович котлады. Ул Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Чукмарлы авыл җирлеге башлыгы И.Х. Хәдиуллин, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе З. Туктарова юбилярга сәламәтлек һәм якыннарының ихтирамын тоеп яшәүләрен теләделәр.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты.
Бүген Сарман аграр көллиятендә ин көтеп алынган бәйрәм: чыгарылыш кичәсе.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11 нче районара инспекциясе 2021 елның 1 июлендә Россия Федерациясе Салым кодексының 85 статьясындагы 9.5 пункты үз көченә керә, ул кулланучылар кооперативларына күчемсез милек өчен пай взносларын тулысынча үз әгъзалары һәм туплау хокукына ия башка затлар тарафыннан салым органына хәбәр итүне йөкли. Мәгълүмат тиешле пай кертеме тулысынча кертелгәннән соң 10 көн эчендә үзенең урнашу урыны буенча салым органына бирелә.
Хәбәр итү формасы Россия Федераль салым хезмәтенең 28.01.20021 ел, № ЕД-7-21/107 боерыгы белән расланган (Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан 01.03.20021, № 62635).
Россия Федерациясе Граждан кодексы нигезендә торак, торак-төзелеш, дача, гараж яки башка кулланучылар кооперативы әгъзасы, паен туплау хокукына ия булган башка затлар, кооператив тарафыннан бирелгән фатир, дача, гараж, башка бина өчен тулысынча үз пай взносларын керткән башка затлар күрсәтелгән милеккә милек хокукын ала. Өстәвенә, әлеге объектка хокук дәүләт теркәвенә алынганнан соң түгел, ә пай взносын тулы күләмдә керткәннән соң барлыкка килә. Шуңа күрә мәгълүматларның формасы составында күчемсез милек объектының милекчесе (оешмасы, физик зат) турында мәгълүмат тутыру каралган, аңа карата пай взнослары тулысынча кертелгән.
Үлән чабу җәйге чорда җирлек территориясен төзекләндерүнең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора
28нче июнь көнне "Җәлил гимназиясе"ндә мәктәп яны хезмәт лагере эшли башлады. Балалар бакчада эшлиләр, мәктәптә һәм мәктәп яны участогында чәчәкләргә су сибәләр. Мондый лагерьларда балаларга хезмәткә мәхәббәт тәрбияләнә, бу аларга киләчәктә дә кирәк булачак.
2021нче елның 25нче июнендә "Җәлил гимназиясе"ндә «Дуслык» көндезге лагере ачылды. Ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән мәктәп яны лагере җитәкчесе Рябченко О. С. чыгыш ясады. Ул балаларга яхшы ял, лагерьда балаларны көтә торган барлык чараларда актив катнашуларын теләде. Аннары бәйрәм концерты булды. Һәр отряд музыкаль номерлар күрсәтте. Программа ахырында кунакка "Тишка" исемле күңелле Дракон килде. Бәйрәм бик күңелле үтте.
3 нче санлы «Аленушка» балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту һәм үтәүгә багышланган чара узды. Чараны үткәрүнең төп максаты: балаларның юл йөрү кагыйдәләре һәм юл билгеләре турында күзаллауларын формалаштыру.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин халыкны кабул итте.
Чарага район башкарма комитеты бүлекләре, учреждениеләре белгечләре һәм авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде. Кабул итүгә алдан язылган гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.