ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2021 ел
сишәмбе

"Туган тел"не сөйләп, җырлап
Телләребез ачыла.
Су анасы, Шүрәлеләр- безнең дуслар барысы да!
Бакчабызда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга  багышланган бәйрәм иртәсе үткәрелде. Балалар яраткан шагыйребезнең шигырьләрен сөйләп,  җырлы- биюле уеннар уйнап күңел ачтылар. Әкият геройларының  чыгышы бәйрәм иртәсен тагын да ямьләндереп җибәрде. Бәйрәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Чарага район башкарма комитеты бүлекләре, учреждениеләре һәм оешмалары белгечләре чакырылган иде. Кабул итүгә алдан язылган гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.

22 нче - Җәлил зонасында, 27 нче апрель көнне МБББУ "Сарман гимназиясе"ндә бөек шагыйрь Габдулла Тукай иҗатына багышланган "Без - Тукай оныклары" әдәби конкурсы булып узды. Конкурс 3 номинациядэ үтте: "Нәфис сүз", "Театральләштерелгән күренеш", "Мин шигырь язам". Җиңүче һәм призерларга - мәгариф бүлеге дипломнары, катнашучыларга  сертификатлар тапшырылды.

2021 нче елның 27 нче апрелендә «Сарман» кинотеатрының киңәшмә залында Сарман муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

Әдәби-музыкаль кичә: «Туган телем-Тукай теле»

26 апрель көнне Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә Г.Тукай ның тууына 135 ел тулу уңаеннан һәм Татарстан Республикасында 2021 ел-туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Тукай безнең күңелләрдә» дигән чара үтте. Чарада барлык укучылар, укытучылар, китапханәче катнашты. Лукина В.П. укучылар белән кызыклы әңгәмә үткәрде, викторина оештырды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ильина Д.Р. 2021 елда Г.Тукай исемендәге Дэүләт бүләгенә дәгва кылучылар исемлеге, алар турында мәгълүмат белән таныштырды. Әлеге чара туган телгә, бөек шагыйрь иҗатына мәхәббәт, укучыларны әдәби китаплар укуга күбрәк тарту максатыннан үткәрелде. Соңыннан презентация күрсәтелде, «Туган тел» җыры башкарылды. Чара кызыклы да, файдалы да булды.

 29 апрель көнне “Тарихи хәтер” федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында “Җиңү диктанты” дигән Бөтенроссия тарихи диктант үткәреләчәк. Ул Бөек Ватан сугышы темасына багышланачак.  Безнең районда диктант язу Сарман урта мәктәбендә һәм Җәлил гимназиясендә 14.00 сәгатьтә үткәреләчәк. Диктант язуда мәгариф хезмәткәрләре, укучылар, барлык теләгән кеше катнаша ала.

Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Карашай-Саклау авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчыларның һәйкәлләрен төзекләндерү эшләре башланды

26 нчы апрель көнне 5 нче санлы "Әкият" балалар бакчасында "Туган телем-минем байлыгым" дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе узды. Бәйгедә Хабилова Рушания Әнәс кызы катнашты һәм "Актерлык осталыгы"номинациясендә җиңүче булды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International