Мортыштамак авыл җирлегендә өмә үткәрү
19-23 апрель көннәрендә Ләке авыл җирлеге территориясендә җыештыру эшләре барды.
“Тукай эзләре буйлап”.Квест- уен.
24.04.2021 Җэлил поселогы бюджет учреждениеләре коллективлары "Экояз"республика акциясе кысаларында үткәрелгән Бөтенроссия өмәсендә катнашты.
Хөрмәтле райондашлар!
Бүген бар татар дөньясы халкыбызның сөекле һәм бөек улы Габдулла Тукайның туган көнен - 135 еллык юбилеен билгеләп үтә.
Габдулла Тукай - татар халкының горурлыгы, сүнмәс йолдызы. Милләтебезне бар дөньяга таныткан халык җырчысы. Бөеклеге һәм шул ук вакытта искиткеч халыкчанлыгы белән үзен татар дип санаган һәр кешенең күңелендә мәңгелеккә урын алган иң бөек шәхесләрнең берсе.
Шуңа да бу истәлекле көндә тагын бер гүзәл бәйрәмнең – Туган тел көненең - билгеләп үтелүе очраклы түгел. Чөнки татар теле, татар язмышы, Бөек Тукай – ул аерылгысыз төшенчәләр.
2021 ел Президентыбыз Р.Н.Миңнеханов Указы белән ”Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” дип, ә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы тарафыннан “Татар халкы бердәмлеге елы” дип игълан ителүе зур әһәмияткә ия.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда бүген 6 меңнән артык телдә сөйләшәләр. Ләкин бу телләрнең яртысының үз язулары да юк. ЮНЕСКО билгеләве буенча, алар якын киләчәктә юкка чыгу, тел йөртүчеләреннән мәхрүм калу алдында тора.
Тел – рухи һәм матди мирасны саклап калу һәм үстерүнең иң көчле коралы булып тора. Туган теле барның милли юлы бар, милли йөзе бар һәм шәхес, кеше буларак абруе бар. Теле барның иле бар, ди халкыбыз мәкале. Шул фикерне киләчәк яшь буынга җиткерү – безнең бурыч.
Туган телебез искиткеч гүзәл, моңлы телләрнең берсе. Ул безгә борынгы ата-бабаларыбыздан, кадерләп сакланып, җәүһәр ташлар дәрәҗәсендә безгә килеп җиткән зиннәтле тел.
Ул Тукай, Дәрдмәнд, Каюм Насыйри, Хәсән Туфан, Һади Такташ, Мөхәммәт Мәһдиевләр кебек бөек шәхесләрнең теле.
Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Рафаль Ильясов, Таһир Якупов, Хәйдәр Бигичев, Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова, Фәридә Кудашева, Әлфия Афзаловаларның моңнары белән сугарылган тел.
Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Гадел Кутуйлар дошман белән көрәштә байрак итеп күтәргән тел.
Хөрмәтле милләттәшләр! Бу кадерле мирасыбыз – туган телебез буыннан-буынга тарих чылбыры булып үрелеп барсын. Шушы изге телебезнең кадерен белик. Күз карасыдай саклыйк.
Бәйрәм белән!
2021 елның 24-25 апрелендә Азнакай шәһәрендә 2012-2013 елларда туган ир-егетләр арасында хоккей буенча турнир узды.
Тукай иҗатына сәяхәт. Әдәби- музыкаль кичә.
Шәрләрәмә авыл җирлегендә җыештыру эшләре
Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көне билгеләп үтелде. Моннан 135 ел элек, 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә дөньяга килеп, 1913 нче елның 3 нче апрель иртәсендә дөньядан китеп тә барган Тукай бүген дә безнең арабызда кебек. Аның иҗаты, аның геройлары безнең күңелләрдә, безнең җаныбызда. Әдәби-музыкаль кичәдә Гөлнара Дахир кызы җитәкчелегендә Сарман урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары катнашты. Алар музейга күчтәнәчкә шигырьләр, җырлар алып килсә, музей хезмәткәрләре укучыларга татлы бүләкләр әзерләгән иде. Укучылар Габдулла Тукайга багышлап язган шигырьләрен укыдылар, зур кызыксыну белән “Шүрәле” мультфильмын карадылар. Кичәне музей хезмәткәре Нуретдинова Г.М. шигырь, җырлар белән үреп алып барды. Балалар Габдулла Тукай иҗаты белән генә танышып калмады, үзебезнең Тукай премиясенә лаек якташларыбыз хакында да мәгълүмат алдылар.