ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тула. Шушы вакыйга уңаеннан Җәлил мәдәният сараенда безнең бистәнең мэктэп  укучылары өчен «Тукай – халык рухы» дип исемләнгән тематик чара узды.

Бердәм федераль платформада 2022 елда төзекләндерү планлаштырыла торган иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча тавыш бирү үткәрелә, ул 2021 елның 26 апреленнән 30 маена кадәр узачак. Татарстан Республикасы өчен Россиянең Төзелеш министрлыгы тарафыннан 2022 елда төзекләндерелергә тиешле җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча «халык сораштырулары» сервисы аша һәм «ТР Хезмәтләре»мобиль кушымтасында 2022 елда төзекләндерелергә тиешле җәмәгать урыннарын сайлау буенча рейтинглы тавыш бирү үткәрү килештерелде.

26 апрель көнне Халкыбызның Бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел.

      Г.Тукай шигърияте үзе яшәгән һәм аннан соңгы дәверләрдә күп әдипләр өчен рухи маяк, илһам һәм акыл чыганагы булып тора. Тукайның шигырьләрен, әсәрләрен укымаган, аңа сокланмаган татар кешесе юктыр. Гомумән, татарларга гына түгел, бөтен дөньяга якын кеше ул.

Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тула. Шул уңайдан Иске Минзәләбаш мәктәбендә шигырь уку оештырылды. Бу чара Габдулла Тукай иҗатына җәлеп итүгә, балаларның китап уку культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән. Һәр 1-9 сыйныф укучысы Габдулла Тукайның шигырьләрен яттан өйрәнгән. Чыгыш ясаучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

5 нче номерлы балалар бакчасында Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган «Туган телем – минем байлыгым» дип исемләнгән шигырь   конкурсы узды. Безнең бакчадан татар теле тәрбиячесе Төхбәтуллина Роза Марат кызы да катнашты һәм җиңүче булды. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез

Яңа Имән авыл җирлегендә оешкан төстә өмә үтте.

Ләшәү Тамак авыл җирлегендә бөтенроссия экологик өмә үтте

Уен – викторина  «Космик сәяхәттә».

Янурыс авыл җирлегендә өмә үткәрү

16 апрельдән Татарстан Республикасы территориясендә "Хәтер бакчасы"акциясе старт алды. Анда Җәлил беренче мәктәбенең 9 сыйныф укучылары катнашты. 24 апрель көнне мәктәп территориясендә укучылар алма һәм карлыган үсентеләре утырттылар. Мөхтәрәм кунак-тыл ветераны, 50 еллык стажы булган педагог Гәүһәр апа булды. Табигатькә һәм балаларга зур мәхәббәт белән ул тәҗрибә уртаклашты һәм балаларга агач утыртуда ярдәм итте.Әлеге чараны "детвора"мәктәп интернет телевидениесе яктыртты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International