ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2021 ел
шимбә

2 нче апрель көнне Җәлил поселогы музеенда мәдәният хезмәткәрләре җитәкчелегендә , халыклар дуслыгы һәм туган тел елы уңаеннан , шигырь бәйгесе уздырылды. Бу бәйгедә 3 мәктәп укучылары сәнгатьле сөйләү осталыклары буенча ярыштылар. Бәйгегә һәр укучы ныклы әзерлек белән килгән иде. Гимназиябез укучылары арасыннан Мухаметзянов Илназ, Габидуллина Элвира(10нче сыйныфы)-1 нче урын, Хабибуллина Алия(2нче В сыйныфы)-2 нче урын, Минкагиров Тимур(1нче А сыйныфы)- 3 нче урыннарга лаек булдылар. Укучыларыбызга алга таба да уңышлар телибез.

   5  нче апрельдән 10 нчы  апрельгә  кадәр Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә Сәламәтлек  атналыгы узды. Атналык  барышында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, укучыларның физик һәм психик сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән чаралар үткәрелде. "Сәламәт булу – зур  байлык " дигән темага сыйныф сәгатьләре узды.Шулай ук башлангыч сыйныф укучылары өчен спорт ярышлары, мәктәп  күләмендә «Иртәнге зарядка» дип исемләнгән флешмоб  оештырылды.

7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне. Бу көнгә багышланган чаралар кысаларында бөтен ил буенча "Иртәнге зарядка "Бөтенроссия флешмоб-акциясе үткәрелде. Иске Минзәләбаш мәктәбе дә бу акциядә актив катнашты һәм иртән 9.00 сәгатьтә барлык укучылар һәм укытучылар белән иртәнге зарядка үткәрелде.

Сарман гимназиясе укучылары урта мәктәп укучылары арасында автомобильләр ярышы буенча район ярышларында катнаштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча 10 нчы сыйныф укучылары Рәхимов Булат 1 нче урынны яулады, Харисов Рөстәм 2 нче урынны алды. Киләчәктә бу егетләр республика ярышларында район данын яклаячак. Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез


9
апрель, 2021 ел
җомга

"Безнең ишегалды " программасын тормышка ашыру буенча чаралар турында фикер алышу өчен Җәлил бистәсе йортларында яшәүчеләр җыелышы"

2021 елның 9 апрелендә Әхмәдиев урамы, 16 һәм 14 йорт, Җәлил урамы, 5, 7 йорт ишегалларында очрашулар узды. Биредә яшәүчеләр белән ишегалларын төзекләндерү стандартлары турында фикер алыштылар. Шуны да билгеләп үтәсе килә, бистәнең ваемсыз кешеләре бу очрашуларда актив катнашалар һәм үз ишегалларын төзекләндерү буенча барлык мәсьәләләр турында фикер алышалар. Барлык идеяләр, тәкъдимнәр, фикерләр ишегалларын яңартуны проектлаганда исәпкә алыначак.

Бүген Сарман районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2021 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узды. Әлеге чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты.

2021 елда кешенең беренче галәмгә очуына 60 ел тула. Юрий Гагаринның очышы-XX гасырда кеше тарафыннан космик киңлекне үзләштерүдә алга китеш булган күренекле вакыйга.

Бүген, 2021 нче елның 9 нчы апрелендә, Сарман үзәк китапханәсендә Ю.А. Гагаринның галәмгә очуына 60 ел тулу уңаеннан "Галәмгә сәяхәт" дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрелде.

Бүген Сарман районына эш визиты белән "Татавтодор" ААҖнең Түбән Кама филиалы директоры Рәфис Хөсәенов килде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән бергә юлларны ремонтлауга кагылышлы агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Бүген Советның кече утырышлар залында  Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы территориясендә ВИЧ-инфекция таралуны кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.

8 нче апрель көнне "Җәлил гимназиясе"нең актлар залында 5нче Б сыйныфында "Экология - ул без" дигән темага класстан тыш чара үткәрелде. Әкият геройлары әйләнә-тирә мохитнең пычрануы проблемасын күтәрде. Алар укучылар белән экологик темага уеннар үткәрделәр, такмаклар җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр. Мондый чараларның максаты-укучыларның экология буенча белемнәрен тирәнәйтү, табигатькә дөрес караш тәрбияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International