ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген район Советы утырышлар залында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Э. А. Зарипова Zoom-конференция режимында Сарман муниципаль районы халкын кабул итте.

7 апрель көнне тәрбиячеләр балалар белән сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте турында әңгәмәләр үткәрделәр, иртәнге зарядка, кызыклы физкультминуткалар, сәнгать әдәбиятын уку, Сәламәтлек темасына иллюстрацияләр һәм картиналар карау, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, «сәламәт булу өчен, кулларны сабын белән юарга кирәк! " дигән листовкалар әзерләделәр."Доктор Пилюлькин белән мөһим очрашу балалар өчен кульминация булды. Балалар спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәрен ныгыттылар. Ә балаларның күзләрендә бәхет -педагоглар өчен иң яхшы бүләк…

Исән булыгыз!

Оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү иҗтимагый контрольнең бер формасы булып тора һәм гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлеге сыйфатын күтәрү максатларында үткәрелә.

Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча учреждениеләр рейтингы төзелә, ул сайтта басыла www.bus.gov.ru шулай ук бу сайтта Сарман районының мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге барлык учреждениеләре турында мәгълүмат бар.

Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәт алучылар ,үз фикерләрен белдереп, сораштыру уза алалар. https://sarmanovo.tatarstan.ru/opros-grazhdan-o-kachestve-okazaniya-uslug.htm https://sarmanovo.tatarstan.ru/opros.htm

7 нче апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Бу уңайдан Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар баксында бик күп чаралар үткәрелде. Педагогларыбыз да читтә калмадылар, алар "Сәламәт бул!" Бөтенроссия күләм үткәрелгән  акциядә катнаштылар. 

7нче апрель көнне Җәлил гимназиясендә Сәламәтлек көне үтте. 1-6нчы сыйныф укучылары өчен "Сәламәт яшәү рәвеше" темасына сыйныф сәгатьләре узды. 7-11нче сыйныф укучылары сыйныф сәгате вакытында спортзалда зарядка ясадылар. Ә 5-6нчы сыйныф укучылары өчен спорт уеннары оештырылды. Сәламәтлек көне  бик шәп узды!

6 нчы апрель көнне Урыссу бистәсендә ел саен үткәрелә торган «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - тарихта без эзлебез" шәҗәрәләр фестивале булып узды. Фестивальне үткәрүнең төп максаты һәм бурычлары- Татарстанда яшәүче халыкларның буыннар бәйләнешен саклау, милли гореф-гадәтләрнең уртак нигезендә гаилә элемтәләрен ныгыту, үз нәселенең, халкының, туган якның тарихын өйрәнү, халыкларның милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен торгызу. Фестивальдә Сарман  районы данын "Жәлил гимназиясе"нең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары И.Н.Нуриәхмәтова һәм аның командасы яклады.  Чыгыш жюри тарафыннан югары бәяләнде. Изета Николаевнаны уңышлы чыгышы белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!

3 нче санлы «Аленушка» балалар бакчасы балалары, тәрбиячеләре һәм ата-аналар Бөтенроссия сәламәтлек эстафетасы кысаларында «Иртәнге гимнастика» флешмобында катнаштылар.

Сара Садыйкова - татар халкының ХХ гасырда иң танылган җырчы- сандугачы һәм композиторы.Аның җырлары һәм көйләре халык арасында киң таралган һәм аны яратып башкаралар.Кызы - танылган балерина,  күренекле татар композиторы Сара Садыйкованың  җырларын,ноталар белән  бастырып , китап итеп чыгара.  Бу бөек мирасны   Әлфия Айдарская   Сарман «Үзәкләштерелгән китапханә”гә һәм Чукмарлы авыл китапханәсенә дә  бүләк итте. Без аңа бик рәхмәтле.

     7 апрель көнне Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә Бөтенроссия Сәламәтлек эстафетасы кысаларында «Иртәнге зарядка» флешмобы үткәрелде.

"Минем инициатива" Республика тормышка ашырылган проектлар конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. Зона этабында беренче урынны "Волонтерлар"проекты белән Җәлил беренче мәктәбе яулады. Котлыйбыз һәм киләсе этапта уңышлар телибез, афәрин!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International