Бүген МБОУ «Сарман гимназиясе» базасында район «Форпост» үзәге тарафыннан ,гимназия укытучысы М.З. Аскаров белән берлектә 5 нче сыйныф укучылары өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган хәрби – патриотик квиз үткәрелде. Укучылар 7 станцияне уздылар, анда Бөек Ватан сугышы тарихы буенча белемнәрен ныгыттылар, үзләренең зирәклекләрен һәм эрудицияләрен күрсәттеләр.
Бөтен рәсәй «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясенең Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында шахмат зоналары ачуны гамәлгә ашыру милли проекты кысаларында Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә шахмат зонасы ачылды. Шахмат уены алуда ярдәм күрсәткән Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы Ф.А.Хуснутдиновка һәм авыл җирлеге депутаты Ш.М.Фатиховка зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
МБББУ «Советлар Союзы Герое А.А.Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндә шахмат зонасы ачылды.
25 февраль көнне районда Туган тел көненә багышланган “Туган телем – иркә гөлем” дип исемләнгән чара узды. Чарада Ләшәү-Тамак мәктәбе укытучылары да чыгыш ясады. Давлетов Р.С. Сарман районы башлыгы исеменнән рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Батырлык дәресләре
6 нчы класс укучылары сугыш ветераны Халилов Мизхат абый белән очрашуга бардылар. Ул хәзерге вакытта бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны,улы Мәүлетҗан һәм килене Хәмдия тәрбиясендә яши. Мизхәт абый - 1925 елда туган. 1943 елда, 18 яше дә тулмаган килеш, Бөек Ватан сугышына китә. Аларны Япония границасына җибәрәләр. Ул, сугыштан хәрби бурычын үтәп, 1947 елда туган авылы Саклау-Башка кайта. Хәзер аңа 95 яшь.
"Сарман гимназиясе" базасында 10-11 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен Алабуга КФУ вәкилләре белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу узды. Булачак чыгарылыш сыйныф укучылары КФУның Алабуга институтын әзерләү юнәлешләре белән таныштылар, укытучылар бюджет урыннары һәм кабул итүнең яңа шартлары турында сөйләделәр, укучылар белән КФУның Алабуга институты студентлары сафларын тулыландыру өчен нинди укырга керү имтиханнары тапшырырга кирәклеге турында фикер алыштылар.
25нче февраль көнне Сарман сәнгать мәктәбендә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елын ачу тантанасы булып узды. Җәлил гимназиясе укучылары бу чарада актив катнаштылар. Гимназия директоры Булатова Г. Н.Сарман муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
26нчы февральдә КФУның Императорлар залында КФУның беренче проректоры рәислегендә географик белем бирү буенча Татарстан Республикасы комиссиясе утырышы узды. Утырышта ТР Рус географиясе җәмгыяте рәисе, "Мәгариф" журналының баш мөхәррире, профессорлар, галимнәр, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм башка рәсми затлар катнашты. Утырышта тормыш иминлеге нигезләре һәм география укытучысы Әхмәдов Р.Р. катнашты. Ул анда Җәлил гимназиясенең иҗади уңышлары турында доклад белән чыгыш ясады.
23-24 нче февральдә "Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында мәктәп укучыларының А. М. Терентьев исемендәге XХVII Идел буе фәнни экологик конференциясе булып узды. Конференциядә 7 секция эшләде. Эксперт комиссиясе тарафыннан 119 эш каралды. Конференциядә Татарстан Республикасының 22 муниципаль берәмлеге һәм РФнең 6 төбәге катнашты. "Җәлил гимназиясе" нең 10 нчы сыйныф укучысы Нуриева Язилә "Сәнәгать һәм химия экологиясе" номинациясендә теманы тирәнтен эшкәрткән һәм докладның фәнни эше өчен дипломы белән бүләкләнде. Җитәкчесе-Замаева Л. Н. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез! Афәрин!
Бүген Җәлил мәдәният сараенда Туган телләр елына һәм Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды. Анда безнең бистәнең өч мәктәбе укучылары чакырылган иде.