Салымнар һәм җыемнар түләтү буенча район комиссиясе утырышы
Бүген район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнарының мобилизация эше буенча белгечләре белән укулар узды.
26 февраль көнне Җәлил икенче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Шушы яктан, шушы туфрактан без” республикакүләм укулар узды. Быел укулар шагыйрь, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре – Әзһәр Габидиның тууына 95 ел, язучы, журналист, ТАССРның атказанган мәдәният эшлеклесе – Хәниф Хәйруллинның тууына 90 ел, шагыйрә, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты – Клара Булатованың 85 яшь, шагыйрь, прозаик, филология фәннәре докторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре – Фәрит Яхинның тууына 60 ел тулуга багышланган. Беренче турга барлыгы 647 эш кабул ителде. Барлык эшләр дә жюри тарафыннан тикшерелде, нәтиҗәләр онлайн рәвештә игълан ителде.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде.
25 февраль көнне безнең педагоглар «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар үсешендә дидактик һәм милли уеннарның роле» дип аталган региональ семинар-практикумда актив катнаштылар. Педагоглар башка районнардагы коллегалары белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, үзләренең дидактик уеннарын тәкъдим иттеләр.
Табигать-мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм үстерүнең иң мөһим чарасы. Бала аның белән аралашканда күпме ачышлар ясый! Сабый күргән һәр тере җан иясе кабатланмас. Табигый материаллар да (ком, балчык, су, кар һ.б.) төрле, алар белән балалар уйнарга ярата. Бер генә дидактик материал да табигать белән балага йогынты ясауның төрлелеге һәм көче буенча тиңләшә алмый.
26 февральдә 4нче номерлы «Кызыл Калфак» балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып-белү үсешендә заманча экологик технологияләр»дигән семинар-практикум булып узды. Семинар-практикум эшендә Сарман районы балалар бакчасы педагоглары катнашты. Семинарның төп максаты-мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән практик эшчәнлектә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларының экологик белемнәренә практик юнәлеш бирү.
Семинар-практикум кысаларында, практик өлештә, педагогларга балалар белән видеозанятиеләр форматында өч белем бирү чарасын карау, шулай ук мастер-классларда катнашу мөмкинлеге тәкъдим ителде.
Теоретик өлештә педагоглар балаларның танып-белү кызыксынуын активлаштыруга, экологик культура формалаштыруга юнәлтелгән нәтиҗәле технологияләр, формалар, методлар һәм алымнарны куллану буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Өлкән тәрбияче Шәймарданова Л.Р. «Эко-мәктәп/Яшел флаг»халыкара программасы кысаларында балалар бакчасының эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Семинар-практикум анда катнашучылар өчен файдалы һәм иҗади булды.
25нче февраль көнне "Җәлил" кинотеатрында "Батя" дип исемләнгән киноновинка үтте. Әлеге фильм олы яшьтәге геройның Батясына сәяхәте турында. Батясы 90нчы еллар башында әти булган, улын бөтен совет кешеләре кебек үстергән каты рус крестьяны.
Иске Минзәләбаш авылында гомер кичерүче Гыйльфанов Әнвәр Әбүбәкер улына 90 яшь тулды.
1999нче елда ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан 30нчы сессия карары белән Халыкара туган тел көне гамәлгә куелды. Халыкара туган тел көне 2000нче елдан бирле ел саен 21 февральдә билгеләп үтелә. Бәйрәмнең максаты – юкка чыккан телләрне, юкка чыккан халыкларның мәдәниятләрен саклап калуга ярдәм итү. Һәр халык – ул кабатланмас мәдәният, тарих, гореф-гадәтләр, яшәү рәвеше. Һәм, әлбәттә, тел. Аны саклау – бик мөһим бурыч.
Карашай-Саклау мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм кичәсе үткәрелде.