Туган телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү бик мөһим һәм актуаль мәсьәлә. И.Г.Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбендә Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган тематик "почмаклар" булдыру бу юнәлештә эшнең бер формасы булып тора.
03.02.2011 Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Иң яхшы вожатый"республика конкурсының муниципаль этабы узды. Безнең мәктәпнең 8а сыйныф укучысы Хәлиуллина Ләйсән, педагог-оештыручы Миннегалиева Эльмира Хамис кызы җитәкчелегендә, беренче тапкыр әлеге бәйгедә катнашып, лаеклы чыгыш ясады һәм призер булды, без аны котлыйбыз.
Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Иң яхшы әйдаман” республика конкурсының муниципаль этабы үтте. Әлеге бәйгедә районыбызның төрле мәктәпләрендә белем алучы иң актив 15 укучы катнашты.
Безнең мәктәп данын 8 нче сыйныф укучысы Баязитов Йосыф яклады. Ул “Иң ярдәмчел әйдаман” номинациясендә җиңүче булды. Аны бу олы җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез.
И.Г.Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбендә 3 февраль көнне С.В. Рахманиновның тормышы һәм иҗатына багышланган «Хәзерге җәмгыятьтә С. В. Рахманинов музыкасы»дигән музыкаль кичә үткәрелдде.
Бөек рус композиторы С.Рахманиновның тууына 150 ел тулу уңаеннан Җәлил мәдәният сараенда он-лайн режимында «Сергей Рахманиновның Өч йөзе»дигән кичә-презентация узды.
1нче февраль көнне "Җәлил гимназиясе"ндә табигый - математик цикл атналыгына старт бирелде. Бу атна «Гади формаларның матурлыгы» күләмле рәсемнәр күргәзмәсе, ташландык материалдан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе белән башланып китте. Күргәзмә тагын бер тапкыр кече һәм өлкән сыйныф укучыларын да зур игътибар җәлеп итте. Шулай ук файдаланылган батарейкаларны, пластик капкачларны һәм макулатура җыю буенча экологик акцияләр башланды.
3 февраль көнне Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Иң яхшы әйдаман - 2021" республика конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурс өч этап буенча узды. "Җәлил гимназия"се укучысы Гарипова Әлфирә конкурсның җиңүчесе булды (җитәкчесе-Граханцева Е. Р.). Республика этабында җиңүен телибез!
Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда туган як турындагы күзаллауны формалаштыру, туган ягыбызның истәлекле урыннары һәм табигате белән танышу аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларда танып-белү кызыксынуын үстерү.
Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Ин яхшы әйдаман» республика конкурсының муниципаль этабы үтте. Әлеге бәйгедә районыбызның төрле мәктәпләрендә белем алучы иң актив 15 укучы катнашты.
Бәйге 3 этаптан торды. Беренчесендә әйдаманнар үзләре турында видеороликлар аша сөйләделәр. Икенче өлештә алар залда утыручыларга мастер-класслар күрсәттеләр. Өченче этапта иң яхшы әйдаман исеменә дәгъва кылучылар үзләре үткәрәчәк чараны хөкемдарларга тапшырдылар. Катнашучыларның һәрберсе дә бирелгән биремнәрне үтәп, жюри әгъзалары алдында үзләренең бар осталыкларын да күрсәттеләр.
“Җәлил гимназиясе”ннән Альфира Гарипова җиңүче булды, «Иң яхшы әйдаман» республика бәйгесендә безнең район данын яклаячак. Барлык очколарны исәпләгәннән соң, призерлар түбәндәгеләр: Сарман урта мәктәбеннән - Аделя Валитова, Җәлил беренче номерлы мәктәбеннән – Ләйсән Хәлиуллина, 2 нче номерлы Җәлил урта мәктәбеннән Азалия Латиповалар. Шулай ук номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга дипломнар тапшырылды.