ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2021 ел
җомга

2021 нче елның 22 нче январендә Карашай-Саклау авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды.

Җәлил беренче мәктәбе волонтерлары эшсез утырмый. Балалар кошлар өчен җимлекләр ясадылар һәм аларны мәктәп территориясендә элделәр. Афәрин егетләр, шулай тотарга!

20 гыйнвар көнне Җәлил беренче санлы мәктәбендә мәктәп линейкасы узды. Беренче яртыеллыкка йомгак ясалды, шулай ук 2021 елга планнар билгеләнде

21нче гыйнвар көнне 2нче Җәлил урта мәктәп укучылары өчен "Последний богатырь" исемле м/ф күрсәтелде.

Безнең республикада башланган туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында Җәлил мәдәният сараенда «Ак калфак» татар хатын-кызларының  иҗтимагый оешмасы утырышы узды.


21
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

6нче Б сыйныф укучысы Аслямов Илназны инглиз теле буенча республика олимпиадасында җиңү белән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар телибез!

21 нче гыйнварда Җәлил бистәсенең 6 нчы номерлы "Теремок" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2021" республика иҗади конкурсының муниципаль этабының 1 нче туры узды. Конкурста тәрбиячебез Галиева Фәнүзә Наил кызы катнаша. Аңа бу конкурсның алдагы этапларында уңышлар телибез!

21.01.2021 елда Кәүҗияк авыл җирлеге гражданнарының җыелышы булды.

"Батыр" спорткомплексы йөзүчеләре бассейнда гына шөгыльләнмиләр, тренажерлар залында күнегүләр дә үткәрәләр.

Петровский Завод авыл  җирлегендә «Колхоз тарихы архив битләрендә» исемле выстака оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International