ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2021 ел
җомга

22 гыйнвар көнне 1 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе – 2021» Республика һөнәри конкурсының муниципаль этабын ябу тантанасы узды. Безнең тәрбияче Болтоносова Гөлнара Котдус кызы бу этапта призер булды. Аңа иҗади уңышлар телибез!

22 январь конне Илексаз авыл җирлеге гражданнарының җыелышы булды.

Бүген Сарманда «Старт» спорт мәктәбенең чаңгы трассасында егетләр һәм кызлар , өлкәннәр һәм авыл җирлекләре арасында чаңгы ярышлары узды. Ачылу тантанасында барлык катнашучыларны һәм тамашачыларны Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова сәламләде. Ярыш призерлары мактау грамоталары, медальләр һәм призлар белән бүләкләнде.

Бүген районыбызда  «Ел тәрбиячесе-2021» һөнәри осталык республика конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурс ел саен балалар бакчасы  педагогик хезмәткәрләренең хезмәт дәрәҗәсен күтәрү, иҗади инициативасын үстерү, һөнәри осталыкларын  арттыру, тәҗрибәләрен тарату максатыннан үткәрелә. Башка еллардан аермалы буларак, «Туган телдә белем һәм тәрбия бирү төркеме тәрбиячесе» номинациясе өстәлде.  Конкурста Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының 10 педагогы катнашты. Һөнәри конкурсның җиңүчесе булып «Теремкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе Галиева Фәнүзә Наил кызы танылды. «Туган телдә белем һәм тәрбия бирү төркеме тәрбиячесе»  номинациясендә җиңүче - Төхбәтуллина Роза Марат кызы, «Әкият»балалар бакчасы тәрбиячесе.

Иске Минзәләбаш авыл  җирлегендә «Колхоз тарихы архив битләрендә» исемле выстака оештырылды.

22 январь  Мортыштамак авыл җирлеге гражданнарының җыелышы булды

21.01.2021 елда "Батыр" спорт-сәламәтләндерү комплексының зур бассейнында тренер Абзалова Эльвира Наил кызы музыка белән аквааэробика дәресе үткәрде. Акваэробика-хатын-кызлар арасында иң популяр фитнес төрләренең берсе. Массаж эффекты хисабына, суда кан әйләнешен стимуллаштыру, шулай ук стрессны бетерүдә булыша торган мускулларның йомшаруы бара. Суда шөгыльләнү белән нерв системасын һәм, гомумән, сәламәтлекне ныгыту бара. Гомуми хәлне яхшырту, кәефне күтәрү, эшкә сәләтлелекне арттыру өчен аквааэробика дәресләренә йөрергә киңәш итәбез.

 

 

22 январь  Шәрләрәмә авыл җирлеге гражданнарының җыелышы булды

Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә гражданнарның отчет җыелышы 

Җирлек башлыгы Илфат Хабибуллин  2020 елгы эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады һәм 2021 елга планнар белән таныштырды.

 «Җәлил» агрофирмасының 2020 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләрен Валеев Илшат Нәкыйф улы җиткерде.

 Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар белән Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин чыгыш ясады.

 Сарман (Җәлил, Ләке) участок урманчылыгының участок урманчысы Вахитов Айрат Зиннур улы 2021 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар күрү турында мәгълүмат бирде.

 Чыгышлардан соң авыл җирлеге гражданнары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

 Авыл җирлегенең социаль – икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды. Халык өчен тематик күргәзмәләр һәм ярминкәләр оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International