11 ноябрь көнне Җәлил гимназиясе коллективы 2021нче ел чыршысын ачу тантанасында катнашты.
Укучыларда РФ Конституциясе, Россия символикасы, патриотизм хисе, гражданлык аңы һәм үз иле өчен горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан, сыйныф җитәкчеләре һәм тарих укытучысы тарафыннан «Россиянең дәүләт символлары» дигән викторина, «Безнең адрес - Россия» уены үткәрелде. Конституциянең безнең дәүләт өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын һәм аны белү генә түгел, ә үтәү дә зарури булуын үз Ватаныбызның лаеклы гражданнары булып үсәргә кирәклеген аңлау чараларның мөһим нәтиҗәсе булды.
Җәлил беренче санлы мәктәбендә Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган сыйныф сәгате узды. Сыйныф сәгатенең максаты-Россия дәүләт символларына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, Россия гербы, флагы һәм гимны тарихы белән таныштыру.
11 декабрь көнне Җәлил 1 нче санлы мәктәбендә район прокуроры ярдәмчесе Рәхмәтуллин Л.Р. белән Халыкара Кеше хокукларын яклау көненә багышланган очрашу узды.
Халыкара кеше хокукларын саклау көне уңаеннан мәктәп укучылары өчен район прокуроры ярдәмчесе Л.Р. Рахматуллин белән түгәрәк өстәл үткәрелде.
Әлмәт урта мәктәбендә «Макулатура тапшыр-агачны коткар!» акциясе уза
Хөрмәтле райондашлар!
Илебез быел федерализм, чын асылында халык власте,демократик үсеш, гражданнар җәмгыяте төзү принципларына корылган яңа Россия дәүләтчелеге нигезләрен салган Төп Закон - Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүнең 27-еллыгын билгеләп үтә.
Россия өчен бик авыр һәм катлаулы булган 1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Төп закон Кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция Россиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның прогрессив үсешенең хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы терәк булды. Россия Федерациясенең Конституция кабул ителгәннән соң узган 27 еллык тарихыТөп Законыбызның дәүләт хакимиятенең какшамас демократия нигезләрен гарантияләүче тотрыклы система икәнен исбатлады.
Без,зур җаваплылык тоеп, Татарстан Республикасының Бөек Ил язмышына бәйле булуын төшенергә тиешбез.
Россия Конституциясе тулаем җәмгыятькә һәм шул ук вакытта илебезнең һәр аерым гражданына адресланган.
Милләтебез, динебез, яшәгән җиребез, җәмгыяттә тоткан урыныбыз, яшь аермасы төрле булса да, Төп Законны хөрмәт итү, аның нормаларын, принципларын, гомүмкешелек кыйммәтләрен үтәү – безнең бурыч. Чөнки илебезнең иминлеге һәм алга таба үсеше һәр гражданның тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтенә, һәр төбәкнең уңышына бәйле.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне Россия Федерациясе Конституциясе көне белән тәбрик итәм. Һәркемгә сәламәтлек, тынычлык, бәхет, иминлек һәм туган республикабыз, Ватаныбыз хакына игелекле хезмәттә, барлык башлангычларда зур уңышлар телим.
9 нчы декабрь көнне Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышланган «Ватан Герое-ул күпме әллә азмы?» дигән чара узды.
Бу-чын геройлар көне, кайвакыт үз гомерләре бәрабәренә, безнең бәхетле киләчәк өчен көрәшкән кешеләр бәйрәме. Аларның исемнәрен һәркем белергә, аларның батырлыклары турында сөйләргә, искә алырга һәм укырга тиеш!
Чараның төп максаты укучыларның Ватаныбызның героик битләре турында белемнәрен киңәйтү, патриотизм, гражданлык, тарихи үткәннәргә карата горурлык һәм хөрмәт тәрбияләү булды.
Бүген Җәлил поселогының Мәдәният сарае каршындагы мәйданда поселокның төп чыршысын ачу тантанасы булды.
Бүген Җәлил поселогында ветеринария пунктын ачу тантанасы булды.