ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Сарман районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер — техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Хатиф улы Габбасов «Хезмәт кешесен данлыйбыз-2025»яшь комбайнчылар конкурсын оештыру һәм уздыру мәсьәләсе буенча килде. Сәфәр барышында аны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озата йөрде.

Конкурс 17 һәм 18 октябрьдә Сарман аграр көллияте базасында узачак.

Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар үзләренең әти-әниләре белән «Бала-төп пассажир»акциясендә катнашалар. Акциянең максаты-ата — аналарның игътибарын пассажир балаларның куркынычсызлык проблемасына юнәлтү, чөнки балалар-юл хәрәкәтендә иң яклаусыз катнашучылар. Мондый чаралар нәтиҗәсендә ата-аналар юл хәрәкәтендә катнашучы яшьләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылыкны аңларлар дип өметләнәсе килә.

Татарстан Республикасы делегациясе белән ул Омск шәһәренә ярымфиналга китте, анда 11-15 сентябрьдә мавыктыргыч һәм бай эчтәлекле конкурс программасы җәелдерелде. Дүрт көн дәвамында катлаулы кейслар чиштеләр һәм үз проектларын якладылар, креативлык һәм командада эшли белүләрен күрсәттеләр.

Хөрмәтле профсоюз лидерлары, профсоюз хәрәкәте ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – профсоюз хезмәткәрләре көне белән котлыйм. 

Профактивистлар җилкәсендә күп кенә мөһим мәсьәләләрне хәл итү ята. Бу хезмәткәрләргә лаеклы хезмәт һәм социаль-көнкүреш шартлары тудыру, хезмәтне саклауның торышын контрольдә тоту, социаль гарантияләр һәм башка бик күп нәрсәләр. Сезнең актив тормыш позициягез, оештыру сәләтегез, тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән энергиягез зур хөрмәткә лаек.

Профсоюз активына һәм барлык ветераннарга ныклы сәламәтлек, иминлек, профсоюз сафларының бердәмлеген, игелекле эшләрендә уңышлар телим.


23
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

23 нче сентябрь көнне Җәлил гимназиясендә куркынычсызлык айлыгы кысаларында кешеләрне эвакуацияләү булды.

23 нче сентябрь көнне Җәлил шәһәр тибындагы бистәсенең футбол мәйданчыгында "Мәктәптә футбол" Бөтенроссия фестивале кысаларында МБГББУ "Җәлил гимназиясе"нең 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында футбол матчы үткәрелде.

Алар музейда урнаштырылган төрле экспозицияләрне күзәттеләр, шулар аша ата-бабаларыбызның көнкүрешен күз алдына китерделәр. Музейның аерым экспонатлары кызыклы тарихи фактлар белергә ярдәм итте. Балалар экскурсоводның сөйләгәнен рәхәтләнеп тыңладылар. Экскурсиягә «Кем игътибарлырак», «Тизрәк җыеп бетер», «Парын тап» кебек кызыклы уеннар аша йомгак ясалды. 

Бүген комбайнчылар арасында 2025 елның чираттагы бишкөнлеге – 18-22 сентябрь көннәрендә урып-җыю ярышларында җиңүчеләр билгеләнде. Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Николай Иванович Сахуриев аларның хезмәтенә бәя бирделәр.

Балалар ящь туристлар слётында катнаштылар

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International