ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

17нче һәм 19нчы ноябрь көннәрендә Җәлил гимназиясендә 9нчы һәм 10нчы сыйныфларда Инглиз теле буенча диагностик тестлар узды. Барлык санитар нормалар да үтәлгән.

Сарман үзәк китапханәсе интернет бәйгедә катнашырга чакыра

Бүген район Советы депутатлары киләсе елга бюджет проектын карадылар. Район Советының утырышлар залында муниципаль район Советының чираттагы утырышы үтте. Аны район Советы рәисе Фәрит Хөснуллин алып барды.

Беренче көн тәртибе буенча район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Галимова чыгыш ясады. Ул Сарман муниципаль районының 2021 елга һәм планлы 2022-2023 еллар чорына социаль-икътисади үсеш прогнозы турында сөйләде.
Район финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Зыятдинова Сарман муниципаль районының 2021 елга һәм планлы 2022-2023 еллар чорына бюджет проектын тәкъдим итте.
Район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссиясе рәисе Илгизәр Габделгазизов өстәмә доклад белән чыкты.
Депутатлар һәр чыгыш буенча карарлар кабул иттеләр. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев катнашты һәм чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсы порталында Халык тавыш бирү башлана. Бу – шундый продукциягә ярдәм итү буенча чаралар комплексының беренче этабы һәм ул Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Сарман аграр көллиятендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан алып барыла торган «Яшь профессионаллар»(WorldSkills Russia) - 2020/2021 еллар чемпионаты циклының «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча Татарстан Республикасы төбәк чемпионаты башланды.

Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» үзәгендәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өчен Эмоциональ януны профилактикалау буенча тренинг дәресе узды. Аны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Харисова Кәмәрия  үткәрде.

Тренинг эмоциональ януны профилактикалау аша белгечләр эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән иде.

Бүген, 18 ноябрьдә, хокук саклау юнәлешендә эшләүче түгәрәк әгъзалары наркоманиягә "суд" үткәрделәр.


18
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген, 18.11.2020 елда, Сарман муниципаль районы Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссиясе утырышы булды. Сарман муниципаль районының 2021 нче елга һәм 2022-2023 нче елларның планлы чорына бюджеты проекты комиссия тарафыннан карау процедурасын узды һәм беренче укылышта кабул итү өчен тәкъдим ителде.

Утырышта район башлыгы урынбасары Г.Р. Гәрәева, районның финанс-бюджет палатасы рәисе Л.Ш. Зыятдинова, аның урынбасары Э.Р. Андриянова, районның контроль-хисап палатасы рәисе Р. Р. Сәлимҗанова катнашты.

Утырышны комиссия рәисе И.Г. Габделгазизов алып барды.

18 ноябрь – Бердәм юл йөрү куркынычсызлыгы көне.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International