ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2020 ел
якшәмбе

11-13 сентябрьдә Татарстанда Президентны,Дәүләт Думасына һәм җирле хакимият органнарына депутатлар сайлау уза.

Сайлау участокларында иртәдән бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә: музыка яңгырый, буфетлар эшли, кайбер сайлау участокларында ярминкәләр, иҗади эшләр күргәзмәләре оештырылган.

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин Татарстан Республикасы Президентын сайлауда катнашты.

 

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 14 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән 15-20 м/с тизлектә көчле җил көтелә

11нче сентябрь көнне Җәлил гимназиясендә Бердәм сәламәтлек көне үтте. Озак вакыт аерылыштан соң балалар, ниһаять, очраштылар, походка чыктылар, саф һава суладылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Кыскасы, сәламәтлек өчен файдалы көн үткәрделәр.

№2504, №2505  участокларында сайлаулар дәвам итә.


12
сентябрь, 2020 ел
шимбә

2020 елның 14нче сентябреннән 12нче октябренә кадәр 5-9нчы сыйныфларда Бөтенроссия тикшерү эшләре узачак. Элегрәк аларны үткәрү мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт боерыгы белән билгеләнгән иде. Һәр мәктәп өчен шәхси контроль материал тупланган. Ул ВПР биремнәренең гомуми банкыннан эшләнгән. Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре укучыларның йомгаклау бәяләренә йогынты ясамаячак, алар аттестатка кертелмәячәк. ВПР үткәрү нәтиҗәсендә алынган мәгълүматлар бары тик узган уку елы азагында дистанцион укыту вакытында материалларны мөстәкыйль өйрәнү нәтиҗәсендә укучылар алган белемнәр турында нәтиҗә ясау өчен генә файдаланылачак. ВПР нәтиҗәләре укытучылар өчен дә, укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен дә бик мөһим. Бу иң проблемалы моментларны ачыкларга һәм киләчәктә җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшләргә мөмкинлек бирәчәк.

11 сентябрь көнне  Ләшәү Тамак мәктәбендә #көзгемәрхәмәтлелекатналыгы кысаларында “Сәламәтлек көне” узды


11
сентябрь, 2020 ел
җомга

Сарман районында участок сайлау комиссияләренең эше иртәнге сигездән башланды.

2020 нче елның 10 сентябрендә  Сарман муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен  нотариус Сәләхова Р.Р. белән очрашу оештырылды. Башта Рәйсә Рифкатовна  нотариус һөнәре тарихы турында сөйләде, соңыннан «түгәрәк өстәл» узды. Анда кунак гражданнарның васыятьнамәне ничек дөрес төзү, мирас алу чираты, мирас итеп керү өчен кирәкле документлар исемлеге турында сорауларына җавап бирде. Катнашучылар нотариус белән бик теләп аралаштылар һәм әлеге очрашудан канәгать калдылар.

Күп еллар дәвамында безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары авыл территориясендә урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган обелиск турында кайгырталар. Ел саен укучылар обелиск янындагы территорияне җыештыралар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International