ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды. Утырышны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.


21
июнь, 2020 ел
якшәмбе

Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!


19
июнь, 2020 ел
җомга

2020 елның 20 июнендә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, урыны белән яшен.

2020 елның 20-26 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф) булыр дип көтелә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Россия экспорт үзәге» АҖ чит ил базарларына агросәнәгать комплексы продукциясен чыгаручы Россия экспортерларына субсидияләр бирүгә заявкалар кабул итә.

Фаттахова Рамзия Мирсает кызының 90 яшьлек юблилее

Бүген МБББУ "Сарман гимназиясе" нда Мөслим һәм Сарман МР МДН каршындагы эчке эшләр бүлеге өлкән сорау алучысы, эчке хезмәт капитаны Быренков Руслан Николаевич янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик эшләр үткәрде.


18
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

1 нчы сыйныф укучыларын - химия фәне буенча Сириус олимпиадасы призеры Галиуллина Динә, биология буенча призер Нуриева Язиләне котлыйбыз. Укытучысы Замаева Л. Н.! Биология буенча җиңүче – 5нче сыйныф укучысы Замаева Наилә.!! Афәрин!!!

Бүген "Җәлил гимназиясе" базасында 2020 елда БДИга әзерлек буенча тренировка чаралары башланды. Тренировкалар барышында имтихан материалларының тулы комплектын экзамен тапшыру пункты аудиторияләрендә бастыру һәм экзамен тапшыру пунктында  сканерлау технологиясе гамәлгә ашырыла.

18 июньдә Сарман муниципаль районына  “Белем дөньясы”  телевизион тапшыруының корреспондентлары килде. Сәфәр Сарман Аграр көллиятеннән башланып китте. Биредә көллият тормышы , уку йортының техник базасы  белән танышу булды. Алга таба икенче санлы  “Лилия” балалар бакчасының эшчәнлеге белән таныштылар. Бакчада тәрбияләнүче балалар белән әңгәмә үткәрделәр,  тәрбиячеләрдән интервью алдылар. Шулай ук мәгариф бүлеге җитәкчесе Сабиров Әлфәт Зыятдин улы район  мәгариф торышы белән таныштырып китте.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International