«Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБССОның Зәй районындагы филиалы Зәй районындагы бүлеге 2020 елның 5-19 июнендә балалар ялы хезмәтләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә һәм әлеге мәсьәлә буенча консультация хезмәтләре күрсәтә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча консультация ала аласыз, ял көннәреннән тыш, көн саен 08.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 13.00 дән 17.00 гә кадәр телефоннар буенча:
8 (85558) 7-22-78; 8 (85559) 2-44-64.
Бүген дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү пунктының әзерлеген тикшерү буенча контроль чара үткәрелде. Дәүләт экзаменацион комиссиясе әгъзалары тарафыннан имтихан үткәрү пунктының тәкъдим ителгән таләпләргә туры килүен, техник чараларның әзерлеген, ППЭ җиһазларының сакланышы тикшерде. Сарман муниципаль районының 4605 санлы экзамен үткәрү пункты БДИ үткәрү өчен куелган таләпләргә туры килә.
14 яше тулган яшь гражданнарга паспорт бирү чарасы районыбызның матур традициясенә әйләнде.
12 июнь 2020 ел.
Бүген, Россия көне алдыннан, шәһәр тибындагы Җәлил поселогында Россия триколоры гаммасында тасмалар тарату буенча акция үтте.
Сезгә #Читаемороссии челтәр акциясендә катнашырга тәкъдим итәбез
Янурыс авыл җирлеге Каташ-Каран авылында мәчет коймасын буядылар
Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, “Агрокөч” җәмгыяте генераль директоры Светлана Барсукова, аның үсемлекчелек буенча урынбасары Булат Шакиров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, районның авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре һәм белгечләре, агрофирмаларның баш агрономнары басуларда булдылар, игеннәрнең торышына бәя бирделәр.
Хөрмәтле Сарман районы халкы!
Сарман районы прокуратурасы хәбәр иткәнчә, 2020 елның 16 июнендә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы прокуроры Нафиков Илдус Сәид улы гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итүгә язылу 2-41-67 телефоны буенча эш көннәрендә 8дән 17 сәгатькә кадәр башкарыла.
Бүген Зәкия Насыйбулла кызына 101 яшь тулды. Истәлекле көне белән ветеранны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде һәм Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырды.