ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 1 февраленнән 25 мартына кадәр «И.Г Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе " базасында «Наша сила в единстве» дип исемләнгән балалар иҗатының региональ конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурс Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе «Мәдәният һәм сәнгать уку йортлары буенча республика методик үзәге», Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы мәдәният бүлеге, « И.Г Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе » муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе тарафыннан оештырылды.

Конкурсның төп максаты-Татарстан Республикасы халыкларының милли мәдәни традицияләрен торгызу һәм үстерү.

Шәһәр тибындагы Җәлил поселогында ветеранны өенә барып котладылар.

15 май без искиткеч бәйрәм – Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Гаилә - һәрберебез өчен тормышта иң мөһиме. Әлеге бәйрәм уңаеннан "Форпост" үзәге активистлары "Гаилә альбомы" фото-акциясендә катнашалар.

Шәһәр тибындагы Җәлил поселогында салкын су линияләрен алыштыру эшләре.

Карашай-Саклау авыл җирлегендә авылны төзекләндерү эшләре дәвам итә, баганалар буяла.


12
май, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан авыл халкына орлыклар бирү программасы буенча 10 млн. сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде.  

Дәһшәтле сугыш еллары тарихта калды... Ата-бабаларыбызның батырлыклары һәрвакыт истә, каһарман геройларыбыз күңел түрендә! 

КУЗНЕЦОВА ФЕОНА ИВАНОВНА1930 елның уникенче маенда Сарман районы Ләке авылында 3 балалы гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Балалык һәм яшьлек еллары авыр сугыш чорына туры килә.1955 елда Нарат- Асты авылына килен булып төшә. Тормыш иптәше Федор абый белән 4 кыз , 2 ул тәрбияләп устерәләр. Феона апа оныкларына һәм оныкчыкларына сөенеп гомер кичерә. Федор абый белән бергәләп фермада дунгызлар карыйлар. Пенсиягә чыккач та 5 ел дунгыз фермасында хезмәт куя. Бугенге көндә 3 кызы исән, алар ярдәмендә яши. “Тыл һәм хезмәт ветераны" исемен йөртә.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International