ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Калфак -  гамәли сәнгатебезнең үзенчәлекле сәнгатъ әсәре. Соңгы вакытта,   татар халкының милли бизәнгеч әйберләре гадәти тормышыбызга кире кайта. Бүгенге көндә декоратив каптырмага әверелгән кечкенә калфакларны бәйрәмнәрдә,сәхнәләрдә кияләр.

      «ТАССРның 100 еллыгына -100 яхшы эш» хәйрия акциясе кысаларында, Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары,  үзләрен милли остаханәдә дип хис итеп, үз куллары белән калфак эшләделәр.

Кул җылысын, бигрәк тә күңел җылысын биреп башкарылган эш һәрчак уңышлы була, калфаклар бик матур чыкты. 11 нчеләр аларны башлангыч сыйныф кызларына бүләк иттеләр.

Калфагымның матурлыгын

Һәммәсе дә күрсеннәр.

Энҗе калфак кигән кыз ул –

Татар кызы, дисеннәр.

Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре тарафыннан барлык социаль хезмәт алучылар белән коронавирусны кисәтү  буенча инструктажлар үткәрелде һәм белешмәлекләр таратылды.

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар беренче чиратта кирәкле азык-төлек һәм табиб рецептыннан башка сатып алына торган дару препаратлары белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителде.

 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, районның газ оешмасы, «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкилләре катнашында  70  һәм аннан өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарның яшәү урыннары буенча рейдлар дәвам итә.

   Сарман муницпаль районында  «Демография» милли проекты кысаларында  махсус машина белән 65 яшьтән өлкән кешеләрне график нигезендә  медицина учреждениеләренә  йөртү дәвам итә. Агымдагы елнын 1 нче кварталында Сарман үзәк хастаханәсендә һәм Александровка дәвалану амбулаторияләрендә 510 өлкән кеше медицина күзәтүләре үттеләр.

2020 нче елның 17 нче мартында Сарман авылында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Михайлович Атласовның шәхси сораулары буенча гражданнарны кабул итүе булды.

17 һәм 19 мартта  ППЭ 4605 базасында (Җәлил гимназиясе) Бердәм дәүләт имтиханын уздыру пунктлары хезмәткәрләрен имтихан материалларының тулы комплектын бастыру технологияләрен кулланып укытуны оештыру, имтихан материалларын сканерлау максатыннан, 2020 елда бердәм дәүләт имтиханы формасында урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүгә әзерлек кысаларында рус теле һәм җәмгыять белеме буенча региональ күнегү имтиханнары узды.

«Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит»Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясе кысаларында 18 нче март көнне Җәлил икенче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында сыйныф сәгате узды .Сыйныф сәгатен "Форпост" отряды активисты Сөләйманова Лиана үткәрде. 

2020 елның 19 мартында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Җәлил поселогының 4 нче номерлы «Кызыл Калфак» балалар бакчасында муниципаль база мәйданчыгы эше кысаларында «Балаларның сөйләм һәм танып белү эшчәнлеген активлаштыру чарасы буларак ЛЕГО-конструкцияләү» темасына семинар-практикум узды.

Мәктәп укучыларының медицина һөнәрләренә һөнәри юнәлеш бирү буенча Бөтенроссия акциясе кысаларында Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Синең Сайлау " дигән интерактив дәрес узды»

Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә» хезмәт биографиясен Арктикадан һәм Ерак Көнчыгыштан башлап! «дигән Бөтенроссия һөнәри юнәлеш бирүче дәрес-2020 узды.»


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International