ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

14 мартта 11:00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Ачык ишекләр көне үткәрә.

Җәлил китапханәсенең балалар бүлегендәА. Алиш исемендәге премия лауреаты, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Республика журналистларының «Бәллүр каләм»е лауреаты, “Сабантуй” газеты редакциясенең әдәбият һәм сәнгать бүлеге хәбәрчесе булып эшләгән, ә хәзер “Шәһри Казан” газетасы корректоры булып хезмәт итүче,  балалар язучысы  Йолдыз Шарапова  белән очрашу булып узды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә «кега» транспорт тарарында, мондый продукция әйләнешенең күзәтүчәнлеген билгеләү чаралары белән китерелә торган сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуханы маркировкалау буенча эксперимент үткәрү турында»  2020 елның 18 февралендәге 122 номерлы карары кабул ителде

Иске Имән балалар бакчасыда да Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап төрле күргәзмәләр,чаралар булып тора.Шул максаттан балалар белән Бөек Ватан сугышының  тыл ветераны,  авылыбызның сандугачы Гайнемова Фатыйма Хәлиулла кызында кунакта булдык. Фатыйма әби безне үзенең “җан дусты” –гармуны белән каршы алды. Олы яшьтә булуына карамастан бик матур уйнап җырлый. Балалар ветеранга үзләренең әзерләп килгән шигырьләрен  сөйләделәр, җырларын җырлап күрсәттеләр. Үз куллары белән ясаган бүләкне бирделәр. Фатыйма әби балаларга сугыш  хатирәләрен мавыктыргыч,кызыклы итеп сөйләп бирде, үзенең орден -медальләрен күрсәтте.

    Тыл ветераны белән очрашу җылы тәэсирләр калдырды.

      Бервакытта да җирдә сугышлар, кан коюлар булмасын иде. Без  гел шулай бәхетле елмаеп, тынычлыкта , үзара дус-тату булып яшәсәк иде. Дөньялар имин, тыныч булсын.


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

Яз башы белән Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбенең башлангыч класс укучылары зур эшкә керешәләр. Әтиләре, абыйлары белән җылы яктан кайтачак кошларга уңайлы оялар ясап куялар. Шулай ук туган якларда кышлаган кошлар турында да онытмыйлар. Кыш көне куйган җимлекләргә көн саен канатлы дуслары өчен җим салалар.

11 март көнне Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләренә һәм үзәктә ял итүчеләр өчен  Сарман үзәк хастаханәсенең врач- эпидемиологы Линера Тәлгәт кызы Габдулхакова «Яңа коронавирус авыруы таралу куркынычларын киметү буенча өстәмә чаралар турындагы»  темага  чыгыш ясады.

Соңгы елларда мошенниклыкның "Әни коткар," "Сез - җиңүче", "Социаль хезмәткәр", "Бозым", "СМС-үтенеч", "Түләүле код", "Банк карталарыннан акча урлау" кебек төрләре популярлашып китте. Мошенниклыкның “ятьмәсенә” эләкмәскә, уяу булырга өндәү максатыннан, Сарман муниципаль районы прокуратурасы белән берлектә “Үзеңне алдауга юл куйма”  исеме астында конкурс уздырылды. Ул 7  нче февральдән 2 нче мартка кадәр дәвам итте. Буклет, стена газетасы, рәсем номинацияләрендә район мәктәпләренең 8-11 нче сыйныф укучылары  катнашты. 25 иң яхшы эшләр арасыннан җиңүчеләр билгеләнде. Бүләкләү Сарман гимназиясендә узды. Прокурор ярдәмчесе Роберт Әдип улы алдау, алдану очраклары турында кисәтеп-аңлатып үтте. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Зыятдин улы җиңгән укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга алга таба да уңышлар теләде. Җиңгән укучыларга грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Сарайлы балалар бакчасындагы агач тәрәзәләр пластикка алмаштырылды. Бүлмәләребез тагын да яктырып, матурланып китте. Бакча коллективы, әти-әниләр дәүләткә зур рәхмәтле.

Петровка Завод урта мәктәбе укучылары ел саен  “Тере классика” конкурсында актив катнашалар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International