ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген «Сарман гимназиясе» базасында «Үзеңне алдауга юл куйма» муниципаль конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. 

Сарман гимназиясе тарих укытучысы Загирова Кифая Әхсән кызы, Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Солтангалиева Гөлшат Рафаэл кызы катнашында, МБББУ "Сарман гимназиясе" һәм МБББУ "Сарман урта мәктәбе" укучылары белән ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Сарман» кинотеатрында лекция үткәрде.

Бүген Җәлил икенче санлы мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чара узды. Бөек Ватан сугышы Ветераннарын котларга Сарман муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Вәлиев Ф.А. һәм Җәлил поселогы Советының оештыру эшләре бүлеге җитәкчесе Гарифуллина Г.И. килделәр.

"ТАССРның 100 еллыгы-100 яхшы эш» хәйрия акциясе кысаларында, шулай ук «сугышта хатын-кыз йөзе түгел...» социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру кысаларында, һәм яшь буынның игътибарын Бөек Ватан сугышы вакытында хатын-кызларның батырлыгына һәм балигъ булмаганнарны патриотик рухта тәрбияләүгә җәлеп итү максатыннан, Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары шул исемдәге акциядә катнаштылар.

 


Әлеге акция барышында яшь армиячеләр «Бөек Ватан сугышы елларында авыл хатын-кызлары» дигән темага тикшеренү эше үткәрделәр, соңыннан «алар җиңүне якынайттылар» баннерын рәсмиләштерделәр һәм башлангыч сыйныф укучылары алдында чыгыш ясадылар.

 


Шулай ук балалар тыл ветераннарына медальләр тапшыруга багышланган тантаналы чарада чыгыш ясадылар.Акция барышында укучылар шулай ук тыл ветераннары-Прасова Зинаида Прокопьевна һәм Ильина Анна Денисовна янына бардылар. Очрашу барышында балалар Бөек Ватан сугышы елларында авыр һәм куркыныч чорлар турында күп мәгълүмат белделәр.Ильина Анна Денисовна сүзләре белән интервью язылды

Сарман №1 “Кояшкай” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Баһаветдинова Камилла «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» республика ачык иҗат конкурсының « Үз куллары белән ясалган дидактик уеннар» номинациясендә дипломга  ия булды. Котлыйбыз! Җитәкчесе: Вәгыйзова Гөлшат  Газинуровна.

 6 март көнне Карашай-Саклау авыл җирлегендә тыл ветераннарына медальләр тапшыру тантанасы булды. Медальләрне Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкатовна һәм Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Хөсниева Вероника Вячеславовна тапшырдылар.

6 март көнне Югары Чыршылы авыл җирлегендә тантаналы төстә тыл ветераннарына медаль тапшырылды.  Китапханә белән берлектә мәдәният йортында концерт оештырылды, бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Китапханәче «Дәхшәтле сугыш еллары» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды.

 

10нчы март көнне, "Сарман аграр көллияте" дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә студентлар һәм мәктәп укучылары өчен "Фәнгә кереш" муниципаль фәнни-гамәли конференция узды. 

Истәлекле көне белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләр белән, истәлек бүләге, күчтәнәчләр тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International