Бүген Сарман үзәк китапханәсендә китапханә хезмәткәрләренең семинары узды.
Семинарны «Үзәкләштерелгән китапханә ” директоры Р.Ю.Гайфуллина ачып җибәрде.
Семинар эшендә полиция майоры , балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Ф.Ф Алиуллин, Сарман районы буенча «Чулпан мед» консультанты катнашты.
Аннары китапханә системасының 2019 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, елның мөһим вакыйгалары һәм казанышлары билгеләп үтелде, 2020 елга китапханәләр эшенең төп юнәлешләре билгеләнде.
2020 елның 4 мартында Саклаубаш авыл җирлегендә тыл ветераннарына медальләр тапшырылды
2-6 нчы сыйныф укучылары авыл китапханәчесе Җәлилова Миләүшә белән берлектә уздырылган “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән әдәби сәгатьтә катнашты.
3нче март көнне Татарстан Республикасы Сарман районы оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре Хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча 3 нче чемпионат булып узды. Җәлил гимназиясе командасы, "Сарман"А/Ф командасын җиңеп, 2 нче урынны яулады.
2 нче март көнне "Җәлил гимназиясе"ндә 3-4нче сыйныф укучылары өчен бердәм тормыш иминлеге нигезләре дәресе узды.
4 нче март көнне ГАПОУ "Азнакай политехника техникумы" вәкилләре белән очрашу булып узды, анда укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мифтахова З.Б. һәм педагог-психолог Шәйхлисламова Г. Ф. 9 нчы сыйныф укучыларын өстәмә белем бирү буенча профильле кадрлар әзерләү турында таныштырдылар.
2020 елның 3 мартында Сарман авылы мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына, Сарман урта мәктәбе, Сарман гимназиясе, Петровка Завод мәктәбе укучылары һәм Сарман аграр көллияте студентлары арасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Есть стать в строй» бәйгесе узды. Чара башында тантаналы шартларда Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә медальләр тапшырды. Аннан конкурс башланды. Катнашучылар саф әзерлек, АК-74 автоматын сүтү һәм җыю, аркада күтәрелү, ОЗК кию, хәрби-тарихи викторина, пневматик винтовкадан ату һәм музыкаль конкурс кебек конкурсларда көч сынашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 урынны –Сарман урта мәктәбе, 2 урынны – Петровка Завод урта мәктәбе, 3 урынны - Сарман аграр көллияте, 4 урынны-Сарман гимназиясе алды.
Яшь буын өчен мондый чаралар үткәрү бик мөһим, чөнки бу-батырлык тәрбияләү, «ир-атлар хәрби бурычына» якынаю.
1 нче март көнне Чураш мәдәният йортында тыл ветераны Сафина Фәүзел Абдул кызы белән очрашу узды. Сафина Фәүзелнең яшьлек еллары Сугыш чорына туры килгән.
3 март көнне Иске Кәшер авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды.
3 нче март көнне 1 нче номерлы "Кояшкай" балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәнгати-эстетик үсеше буенча балалар бакчасы эшчәнлеген камилләштерү" темасына район база мәйданчыгы утырышы булып узды.