ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

5 март көнне район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ветераннар өчен бәйрәм концерты булып узды.

Бүген музейда  үзәк китапханә мөдире Роза Юнусовна кунакта  булды. Очрашу Сарман районың 90 еллыгы уңаеннан үткәрелде.

Сыйныф сәгате вакытында 6а сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Абдуллина с.М. җитәкчелегендә ТАССР вакытында татар халкының традицияләрен өйрәнделәр.

8 Март- Халыкара хатын-кызлар көне-ул дөньяны матур елмаюлар, әниләребез, әбиләребез, сеңелләребезгә карата эчкерсез хөрмәт һәм мәхәббәт белән тутыра торган искиткеч бәйрәм.

Бүген, 5 март көнне, сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырылды. Иске Минзәләбаш мәктәбенең "Юнармия" хәрби-патриотик хәрәкәте әгъзалары да тантанада катнашты. 

Бүген Сарман балалар сәнгать мәктәбендә мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләр өчен Илдар һәм Миләүшә Гамировлар гаиләсе тарафыннан оештырылган бәйрәм чарасы булып узды.

Бөтендөнья кычкырып  уку көне кысаларында һәм Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Сарайлы китапханәсе «Әни турында хикәяләр укыйбыз сезнең белән»дип исемләнгән республика акциясендә катнашты. Бу көнне китапханәдә 4 нче сыйныф укучылары белән түбәндәге китапларны кычкырып уку үткәрелде: Монасыйпов В. "Куркак батыр", Благинина Е."Менә нинди әни” , Емельянов Б. “Әни турында хикәяләр". Чара бик җылы, дустанә атмосферада үтте, балаларга бик зур тәэсир калдырды.

2020 елның 3 мартында Рангазар авыл җирлегендә тыл ветераннарына медальләр тапшырылды

Профилактика-ул гади. Үзем турында, якыннарым турында кайгыртам.

 Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, район Башкарма комитеты белгече белән берлектә, Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көнен бәйрәм итү кысаларында, хезмәт ветераннары белән очрашу оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International