2020 елның 19 һәм 21 февралендә «Сарман гимназиясе» спорт залында 2002 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Сарман муниципаль районы команда беренчелеге булып узды. Чара ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган иде. Барлыгы 25 команда (10 кыз һәм 15 егет командасы) катнашты.
25-28 февральдә Сарман муниципаль районы авыл җирлекләренең хатын-кызлар командалары арасында Спартакиада кысаларында волейбол буенча район турниры уза.
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Бүген утырышлар залында район Советының атналык киңәшмәсе булып узды, аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
Ватан сакчысы көне кысаларында Күтәмәле мәктәбендә «Яшь армиячеләр» хәрәкәте сафларына тантаналы рәвештә яңа катнашучылар алынды. Тантаналы ант әйткәннән соң укучылар хәрәкәтнең тулы хокуклы катнашучылары булдылар.
21 февраль – Бөтендөнья Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Һәр кеше үзенең туган теле белән горурланырга һәм сокланырга тиеш. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул- Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Бәйрәм көн уңаеннан Җәлил поселок китапханәсендә 2нче мәктәпнең 7б сыйныфы укучылары белән “Туган телем- иркә гөлем”дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте.Укучылар “Үз туган телеңне беләсеңме?” дигэн викторина сорауларына җавап бирделэр, «100 лет со дня образования ТАССР» дип исемләнгән китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштылар.
2020 нче елның 21 нче февралендә Җәлил икенче санлы мәктәбендә «Форпост» үзәге Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган хәрби – патриотик квиз үткәрде.
Зиннәт Хәсәнов һәм авыл тарихы музеенда Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец - фашист гаскәрләрен тар - мар итүгә 77 елга багышланган экскурсияләр үткәрелде.
Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбендә «Аҗаган» хәрби-спорт уены узды. Ул Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.
Уенны тантаналы ачуда мәктәп директоры барлык катнашучыларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.
Ярышлар программасы этапларында балаларга яхшы физик әзерлекне генә түгел, ә бердәм команда белән эшли белүне дә күрсәтергә кирәк иде.
Берәүләр көч сынашканда, икенчеләре строй әзерлек станциясендә үз осталыкларын күрсәттеләр. Ярышларда балалар тартылу һәм күтәрелү күнегүләрен башкардылар, һәркем көч һәм чыдамлыкка гына исәп тотты, чөнки бөтен команданың уңышы уртак нәтиҗәгә бәйле иде. Катнашучылар көчкә генә түгел, киң белемнәргә дә ия булырга тиеш иде. Компас ярдәмендә азимут буенча узып, беренче булып флагны табу һәр команданың теләге булды.
Уен бик бердәм һәм оешкан төстә узды. Барлык балалар да бик зур уңай эмоцияләр, җиңүдән шатлык һәм катнашудан, канәгатьлек алдылар. Чөнки нәкъ менә шундый чараларда Ватаныбызга карата патриотлык, бердәмлек һәм үзара ярдәмчеллек хисе тәрбияләнә.