ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

25 нче февраль көнне Җәлил икенче санлы урта мәктәбе базасында Сарман муниципаль районы чит тел укытучыларының ММО утырышы узды. "Җәлил гимназиясе"нең чит телләр укытучысы Гарайшина Э.Х. "Инглиз теле буенча БДИда грамматика өстендә эшләгәндә кыенлыклар бетерү"дигән мастер-класс үткәрде.

 

20 нче  февраль  көнне  Җәлил гимназиясендә башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмә утырышы узды. Башлангыч сыйныф укытучылары ачык  дәресләр, мастер - класслар курсәттеләр. 2В, 3А һәм 3б сыйныф укучылары ярдәмендә дәрестән тыш эшчәнлек нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Шулай ук ТАССРның 100 еллыгына, Сарман районының 90 еллыгына багышланган кургәзмә оештырылган иде. Соңыннан укытучылар курсларда булган яңалыклар белән дә уртаклаштылар. Очрашу бик күңелле, җылы атмосферада узды.


26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Зур Нөркәй балалар бакчасы нәниләре тыл ветераны Зәйнәб әби янында кунакта булып кайттылар.

Бүген гимназиядә поисковиклар белән очрашу булды. Алар үзләренең Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны эзләү, җирләүгә юнәлтелгән хәрби-тарихи эшчәнлекләре турында сөйләделәр.

27 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көтелә: юлларда көчле бозлавык, урыны белән томан, иртән һәм көндез бозлавык.

Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» директоры Г.И. Хуҗина «Президент Юлламасы: балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары» мәсьәләсе буенча гражданнарны кабул итте. Ана капиталын бирү һәм алардан файдалану,  аз керемле гаиләләрне ярлылык дәрәҗәсеннән чыгару мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Сарман муниципаль районында фермер хужалыкларынын 2019 елда хужалык эшчэнлегенэ йомгак ясау хэм 2020 елга бурычлар билгелэу турында кинэшмэ узды.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын , районның 90 еллыгын , Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын   бәйрәм итүгә багышлана. 

"ТАССРның 100 еллыгы-100 яхшы эш" хәйрия акциясе кысаларында, 2020 елның 26 февралендә Саклаубаш урта мәктәбендә мәктәп китапханәчесе Фатыйхова Ф.Г. "Исәнме, минем Татарстаным"дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.

2020 елның 19 һәм 21 февралендә «Сарман гимназиясе»  спорт залында 2002 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Сарман муниципаль районы команда беренчелеге булып узды. Чара ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган иде. Барлыгы 25 команда (10 кыз һәм 15 егет командасы) катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International