ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2020 ел
җомга

2020 нче елның 20 нче февралендә 4-нче сыйныф җитәкчеләре тарафыннан  ата-аналар җыелышы үткәрелде.


20
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен үткәрелә торган «Батырлык атнасы» патриотик акциясе кысаларында Сарман районы буенча ведомстводан тыш сак бүлегендә – «Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе» ФДКУ филиалының Сарман районы буенча бүлегендә 17-20 февраль көннәрендә төрле чаралар узды.
 

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге»нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире «Социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрне ачыклау һәм алар белән ведомствоара  эш оештыру»   семинар - практикумында катнашты. Чыгыш барышында социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр белән эшләү процессында кыенлыклар тудырган сорауларга җавап бирде.

21 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә: юлларда көчле бозлавык, төнлә һәм иртән томан.
 

Рангазар авыл китапханәсендә 21 нче февраль- Халыкара туган тел көненә багышлап, “Туган телемдә сөйләшеп, яшим мин туган илдә” дигән балалар иртәсе үткәрдек. Балалар туган телгә багышланган шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар уйладылар,  мәкальләр белән таныштылар.

 «Теле барның–иле бар» дигән китап күргәзмәсендәге китапларга күзәтүләр, кычкырып укулар да үткәрдек.

21 нче февраль Халыкара Туган тел көне дип игълан ителде. Шул уңайдан , халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт ,горурлык хисләре тәрбияләүне,телебезнең сафлыгы ,матурлыгы ,аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп Саклаубаш авыл китапханәсе, Саклаубаш урта мәктәбенең 4 класс  укучылары белән « Туган телем татар теле »дип исемләнгән чара үткәрде.Китапханәче Зөлфия Солтанова, татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны,татар халык авыз иҗаты турында сөйләде,милли гореф гадәтләребезгә тукталды.Кичәдә «Әйтеп бетер»дигән исем астындамәкальләр,сынамышлар        әйтелде ,”шаян чүлмәк” уенында табышмакларга җаваплар тыңланды.Мәктәптә ике төрле телдә укучы балар барлыгын истә тотып,бу кичә ике төрле телдә уздырылды.Һәр укучыга үз туган  телендә чыгыш ясарга мөмкинлек бирелде.Укучылар телгә багышланган шигырьләр сөйләделәр.

«Тел белемнең ачкычы  » дигән исемдә укучылар өчен күргәзмә –полка эшләнеп күзәтү ясалды.

"Татарстан Республикасының 100 легендар бренды" дигән масштаблы халык тавыш бирү проекты старт ала.
 

2020 елның 15 апреленнән 30 октябренә кадәр «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы тарафыннан оештырылган «мәдәни код»урам сәнгате фестивален үткәрү планлаштырыла.
 

19 февраль көнне район мәдәният йортында бөек татар җырчысы Илһам Шакировның 85 яшьлек юбилеена багышланган концерт булып узды. Сәхнәдә артистның репертуарында булган җырлар яңгырады.

18 февраль көнне Илексаз авыл мәдәният йортында КВН командалары арасында районкүләм конкурсның чираттагы зона туры булып узды. Әлеге конкурс ТАССРның 100 еллыгы, Сарман районы оешуга – 90, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылды. Конкурста Петровка Завод, Илексаз, Мортыш-Тамак, Югары Чыршылы, Чукмарлы авыл җирлекләренең КВН командалары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International