2020 елның 25 февралендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская һәм Татарстан Республикасы Прокуроры вазыйфаларын башкаручы С. П. Старостин гражданнарны бергәләп кабул итә.
1989 елның 15 февралендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару тәмамлануга 31 ел тулу уңаеннан Сарман гимназиясенең Х.Хәйруллин исемендәге туган якны өйрәнү музеенда Әфган сугышында катнашкан якташлар белән 10нчы а сыйныф укучылары белән очрашу булды.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Сарман үзәк китапханәседә “Минем Республикам – Татарстан” дип исемләнгән виртуаль сәяхәт үтте.
19 февральдә Сарман гимназиясенең Хазиева Р.Р. җитәкчелегендәге 3 “Б” сыйныф укучылары белән Сарман балалар китапханәсе китапханәчеләре берлектә «Ватанны саклаган бабам, әтием, абыем – минем өчен алар үрнәк, чөнки бит алар Ватанны саклаучылар – исемен йөрткәннәр» дип исемләнгән әнгәмә үткәрделәр.
Балалар эше буенча директор урынбасары Гыйләҗева Р. Х. укучы малайларны якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итте, чөнки илебездәге һәрбер ир – ат, яшенә, эшенә карамастан, безне яклаучы, саклаучы булып торалар. Алардан башка яшәүне күз алдына да китереп булмый.
Шулай ук аларга әтиләренә, бабайларына, абыйларына бәйрәм уңаеннан бүләк итәр өчен, бүләк ясау буенча мастер – класс тәкъдим ителде. Балалар бик теләп кабул иттеләр һәм эшкә керештеләр. Эш барышында апаларының һәр сүзен тыңлап, дөрес төсләр кулланып, матур итеп кисеп, ябыштырып бик матур бүләк килеп чыгуына сөенделәр. Үз куллары белән ясалган бүләкләре бик үзенчәлекле һәм матур булды.
Азнакай шәһәренең 19 нчы «Тамчыкай» балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2020" республика һөнәри конкурсының зона этабы узды.
2020 елның 20 февралендә 18 сәгатьтән 2020 елның 19 февралендә 18 сәгатькә кадәр
Җәлил беренче мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Әюпов Данияр математика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика этабында призлы урын алды.
«Дарите книги с любовью» акциясе кысаларында Кәүҗияк авыл китапханәсе китап укучыларны бер-берсенә, дусларына, туганнарына китаплар бүләк итәргә, китапханәгә алып килергә чакырды . Үткәрелгән акция нәтиҗәсендә китапханәгә 30 дан артык китап бүләк ителде, барысы да яхшы хәлдә. Алар өлкәннәргә дә, балаларга да адреслана. Китапханәгә бүләк ителгән китаплар "Китапханәгә китап бүләк ит" дигән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителде. Китап укучылар күргәзмәдән үзләренә ошаган китапны гына алып калмадылар, ә аны өйдән алып килгән яраткан китапларына алыштырдылар. Китап бүләк итү көнендә китапханәче шулай ук “Кояшкай “балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәрде,анда балаларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, календарьдагы иң яшь бәйрәмнәрнең берсе турында сөйләде.Мәктәпкәчә яшьтәге балалар да китапханәнең фондын якты һәм матур китаплар белән тулыландырдылар.
18 февраль конне Азалак мэктэбендэ укучылар очен «Зоя-Герой» акциясе нигезендэ видеороликлар курсэтелде. Роликлар карар алдыннан укучыларны бу коннен тарихка кереп калганлыгы белэн кыскача таныштырып утелде.
Карашай-Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбендә « Сугышның хатын-кыз йөзе түгел» дигән социаль-гуманитар проект презентациясе узды