Татарстан Республикасының 100 еллыгын һәм Бөек җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 14 февральдә Хезмәт даны музеенда "Җәлилнефть" НГДУ берләшмәсе тарафыннан герой-шагыйрь Муса Җәлил шигырьләрен укучылар конкурсы үткәрелде.
2020 елның 20 февралендә И.Г.Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбенең 14 укучысы Фәрид Яруллин исемендәге яшь башкаручылар Республикакүләм конкурсында катнашу өчен Әлмәт шәһәренә юл алды.
20 нче февраль көнне МБББУ "Мортыш - Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен семинар-киңәшмә үтте. Беренче көн тәртибендә "Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау нигезе" темасына полиция участок уполномоченныйлары бүлеге начальнигы урынбасары Ленар Гарифуллин чыгыш ясады. "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге"нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ләлә Насибуллина "Социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрне ачыклау һәм алар белән ведомствоара эш оештыру" темасын яктыртты. Семинар - киңәшмәдә катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Икенче көн тәртибендә "Патриотик тәрбия - тәрбиядә иң мөһиме" темасы яктыртылды. Катнашучылар Мортыш-Тамак авылы музее белән таныштылар. Сугыш чоры җырларыннан төзелгән инсценировка карадылар. Аннары укучылар "Яраннар" исемле театральләшкән тамаша тәкъдим иттеләр. Соңыннан сөйләшү түгәрәк өстәл артында дәвам итте.
ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Сарман районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан район музейларында актив эш алып барыла.
Муса Җәлил дигәч, күз алдына мәгърур басып торган батыр сугышчы килә. Сугышка кадәр дә , сугыш вакытында да , тоткынлыкта да шагыйрь иҗат итүен туктатмый.
2020 нче елның 20 нче февралендә 4-нче сыйныф җитәкчеләре тарафыннан ата-аналар җыелышы үткәрелде.
Ел саен үткәрелә торган «Батырлык атнасы» патриотик акциясе кысаларында Сарман районы буенча ведомстводан тыш сак бүлегендә – «Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе» ФДКУ филиалының Сарман районы буенча бүлегендә 17-20 февраль көннәрендә төрле чаралар узды.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге»нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире «Социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрне ачыклау һәм алар белән ведомствоара эш оештыру» семинар - практикумында катнашты. Чыгыш барышында социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр белән эшләү процессында кыенлыклар тудырган сорауларга җавап бирде.
21 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә: юлларда көчле бозлавык, төнлә һәм иртән томан.
Рангазар авыл китапханәсендә 21 нче февраль- Халыкара туган тел көненә багышлап, “Туган телемдә сөйләшеп, яшим мин туган илдә” дигән балалар иртәсе үткәрдек. Балалар туган телгә багышланган шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар уйладылар, мәкальләр белән таныштылар.
«Теле барның–иле бар» дигән китап күргәзмәсендәге китапларга күзәтүләр, кычкырып укулар да үткәрдек.