Иске Имән балалар бакчасында да Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап почмак ясап куйдык. Легендар Бөек Ватан сугышы ветераныбыз -101 яшьлек Шакирова Мияссәрә Шакир кызына багышлап “Хәтер сандыгы” тутырылды.
19 февральдә төнлә һәм көндез урыны белән көтелә:
-Татарстан Республикасы территориясендә буран, бозлавык, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр, төнлә кар һәм юеш кар рәвешендә көчле явым-төшем;
- Казан шәһәрендә төнлә һәм иртән буран, бозлавык.
Юлларда бозлавык һәм кар боткасы.
2020 нче елның 17 нче февралендә МБГББУ «Сарман гимназиясе»ндә ЮИД отрядлары арасында балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча «Кызыл, сары, яшел!” конкурсы узды. Безнең гимназиянең «Светофор» агитбригадасы (җитәкчеләре: Кәримова З.Ф. һәм Зиннәтуллина Л.Р.) «Заман белән бергә!» номинациясендә җиңүче булдылар. Котлыйбыз! Афәрин!
“Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр!” дип исемләнгән кичә барышында гимназиябезнең 2-3 нче сыйныф укучылары Муса Җәлилнен тормыш юлы һәм иҗатына багышланган чыгышлар ясадылар, шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.
21 нче февраль көнне 10.00 сәгатьтә Җәлил гимназиясе "Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясе узачак.
21 нче февраль көнне 10.00 сәгатьтә Җәлил гимназиясе "Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясе узачак.
Иске Минзәләбаш мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Парламент дәресе" узды. Җәлил поселыгы депутаты Гыйльфанов Азат Ниязович поселокның үсеш перспективалары турында сөйләде һәм укучыларның сорауларына җавап бирде. Укучылар һәм укытучылар Азат Ниязовичны бик кызыксынып тыңладылар.
16 февральдә Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында А. В.Котков исемендәге XXIX Республика рус хор музыкасы фестивале узды. Анда бөтен республикадан 60тан артык коллектив чыгыш ясады. Фестиваль ТР Мәдәният Министрлыгы, ТР Халыклары ассамблеясе, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты ярдәме белән үткәрелә.
Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе командасы - 2,3,4 нче сыйныф укучылары (җитәкчеләре Нәбиуллина Ф. А., Харисова И. А.) «Кызыл, сары, яшел» ЮИД агитбригадаларының район конкурсында «Синең тормышың синең кулыңда " номинациясендә җиңүче булдылар.
17 февральдә Сарман районында балалар юл травматизмын профилактикалау буенча “Кызыл, сары, яшел!” ЮИД отрядлары башлангыч сыйныф укучылары арасында агитбригада муниципаль конкурсы узды.