ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

15 февраль - сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Бу көн – ун елга якын дәвам иткән дәһшәтле сугыш елларында гомерләре өзелгән кешеләрне искә алу һәм кайгы көне. Сарман районында бу датага багышланган тантаналы чаралар узды. Әфган сугышында һәлак булган сугышчыларны искә алу максатыннан,13 февраль көнне район җитәкчесе Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, оешмалар җитәкчеләре, шул исәптән, Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе җитәкчесе сугышчыларның әниләре белән очраштылар. Аларга исәнлек-саулык, озын гомер, сабырлык теләп чәчәк бәйләмнәре, истәлеккә бүләкләр тапшырдылар.

   Районның чәчәк атуы өчен тырыш хезмәт куйган юбилярларны,  озын гомер кичерүчеләрне, тыл һәм хезмәт ветераннарын котлау матур традициягә әверелде. Якын көннәрдә Сарман районы Яңа Әхмәт авылында гомер кичерүче социаль хезмәт җыелмаларыннан файдаланучы Мөдәрис ага Нәҗметдинов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бүген "Кызыл, сары, яшел" дип исемләнгән ЮИД отрядлары арасында  район смотр-конкурсы узды.

2020 елның 17 февралендә башлангыч сыйныф укучылары – «Кызыл, сары, яшел " ЮИД отрядлары арасында агитбригадаларның муниципаль конкурсы булып узды. Сарман районында балалар юл травматизмын профилактикалау буенча киңәшмә.
 

Бүген Азнакай шәһәренең 19 санлы "Тамчыкай" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе" Республика конкурсының зона этабы утте. Безнең районыбызның педагоглары Петрякова Регина Рамилевна һәм Мулеева Эльвира Раесовна уңышлы чыгыш ясадылар.

2020 елның 21 февралендә Татарстанда «ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне»Бөтенроссия акциясе узачак. Акция ата-аналар җәмәгатьчелеген бердәм дәүләт имтиханын үткәрү процедурасы белән таныштыруга юнәлтелгән.
 

Менә икенче тапкыр инде, “Илһам чишмәсе” балалар җыр бәйгесе үзенең нәтиҗәләрен ясады. Җырчының 85 еллык юбилее якынлашкан бу көннәрдә, балалар аеруча дулкынлану белән репертуарларын И. Шакиров башкарган җырларга баеттылар.

Сарман 3 нче номерлы «Ләйсән» балалар бакчасында «Туган тел дәресләрендә иҗат хикәяләрен төзү технологиясе»темасына Сарман районы татар һәм рус теле тәрбиячеләре өчен база мәйданчыгы утырышы узды.
 

15 февраль көнне Муса Җәлилгә багышланган шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үтте. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.

Җәлил 1 нче санлы мәктәбе малайлары командасын "мәктәп волейбол лигасы" республика турнирының муниципаль этабында Сарман районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары командалары арасында җиңү белән котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International