Җәлил поселок китапханәсе «Батырлык һәм иҗат үрнәге» дип исемләнгән Муса Җәлилнең 114 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәне оештыру һәм үткәрүдә катнашты. Кичәдә «Җәлилнефть» идарәсенең профком рәисе Владимир Филимонов, нефтьче ветераннар Фавиз Галимуллин, Мөнәвәрә Калимуллиналар, «Җәлил чаткылыры» әдәби-иҗат берләшмәсе членнары катнашты. Кичә барышында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында оештырылган Җәлил шигырьләрен укучылар конкурсына йомгак ясалды, җиңүчеләр билгеләнде, аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Китапханәчеләр «Муса Җәлил – батырлык һәм иҗат үрнәге» исемле китап күргәзмәсе, «Приезд потомков М.Джалиля в поселок Джалиль», «Якташыбыз Зиннәт Хәсәнов – Муса Җәлилнең көрәштәше» презентацияләрен әзерләде. Шулай ук «Син Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын беләсеңме?» дигән викторина уздырды. Дөрес җавап өчен укучыларга «Рухият» рухи яңарыш фонды нәшер иткән китаплар тапшырылды.
Сарман гимназиясендә 18 нче февраль көнне “Йөрәгемне балаларга бирәм” һәм “Кеше тәрбияләү” һөнәри конкурсларының район туры үтте.
Бүген Мәдәният йортында «Әйдә, шаяРТ!» КВН Татар лигасының сайлап алу туры кысаларында уен узды.
Бүген икенче санлы Җәлил мәктәбендә узган “Әфганстан – тере тарих...” дип аталган әдәби-музыкаль кичә катнашучыларны шул көннәргә алып кайтты.
Бүген район Башкарма комитетында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.
«Җәлил гимназиясе» коллективы тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нуриәхмәтова Изета Николай кызын «Кешене тәрбияләү» Республика һөнәри осталык конкурсының муниципаль турында җиңүе белән тәбрик итә. Шулай ук хезмәттәшебез «Җәлил гимназиясе”нең хезмәт укытучысы Шәйхетдинова Әлфия Ләззәт кызын «Йөрәгемне балаларга бирәм» Республика һөнәри осталык конкурсының муниципаль турында «Сәнгать юнәлешендәге өстәмә белем бирү педагогы» номинациясендә җиңү яулавы белән чын күңелдән котлый!!!
Хөрмәтле хезмәттәшләребез! Сезгә ныклы сәламәтлек һәм киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрегезне телибез!!! Без сезнең белән горурланабыз!!!
2017-2023 елларга Россия Федерация Финанс грамоталылыгын арттыру стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында., КФУ укытучылары пенсия яшендәге хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт алучылар өчен Сарман муниципаль районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге»ндә татар телендә финанс грамоталылыгы буенча курслар үткәрделәр.
«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» акция кысаларында – 18 февраль көнне район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, мәгариф бүлеге вәкилләре, ФАП фельдшеры, социаль педагог, Карашай Саклау мәктәбе укучылары, Сарман үзәк китапханәсе һәм «Волонтер» иреклеләр берләшмәсе активистлары Карашай Саклау авылында яшәүче, узган ел 100 яшен тутырган Мәйсәпа Шайдуллина янында булдылар.
18нче февраль көнне Карашай Саклау гомум белем бирү мәктәбендә «Сугыш хатын – кыз йөзле түгел» проекты кысаларында зур тәрбияви чара уздырылды. Аның максаты: яшь буынны тыл ветераннарының, сугыш чоры балаларының гыйбрәтле үткәне белән таныштыру; сугыш чорында хезмәт куючыларның батырлыкларына укучыларның игътибарларын җәлеп итү; балаларда патриотик хисләр тәрбияләү.
Сугышта катнашкан, тылда хезмәт иткән хатын-кызларның, “сугыш балалары”ның батырлыгын мәңгеләштерү; сугышта катнашкан һәм тылда хезмәт иткән хатын-кызлар турында кайгырту; Ватаныбыз тарихына карата кызыксыну уяту, патриотик хисләр, сугышта катнашкан хатын-кызларның, тол хатыннарның, тыл хезмәтчәннәренең батырлыгына карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан республикабызда “Сугыш хатын-кыз йөзле түгел” социаль-гуманир проекты старт алды. Бүген бу проектка безнең Сарман районы да кушылды.