Җәлил 1 нче санлы мәктәбе малайлары командасын "мәктәп волейбол лигасы" республика турнирының муниципаль этабында Сарман районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары командалары арасында җиңү белән котлыйбыз!
15 нче февраль көнне Үзәк ял паркында Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 31 ел тулуга багышланган митинг узды.
«Зур Нөркәй урта мәктәбендә»-«Карашай-Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбендә» Совет гаскәрләренең Әфганистаннан чыгаруга 31 ел багышланган волейбол ярышы үтте.
15 февральдә Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруны билгеләп үтәләр. Шул уңайдан Күтәмәле мәктәбе укучылары укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре белән бергә Әфган сугышы ветераны Шәрәфетдинон Разин Хәмит улын котлап кайттылар.
15 февраль – яраткан шагыйребез Муса Җәлилнең туган көне. Бүген бөтен кешелек дөньясы сөекле шагыйребезнең туган көнен билгеләп үтә.
13 февраль көнне Иске Минзәләбаш авыл мәдәният йортында КВН командалары арасында районкүләм конкурсның чираттагы зона туры булып узды. Әлеге конкурс ТАССРның 100 еллыгы, Сарман районы оешуга – 90, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылды. Конкурста Александровка, Иске Минзәләбаш, Ләшәү-Тамак, Иске Кәшер, Яңа Имән авыл җирлекләренең КВН командалары катнашты.
Герой шагыйребез – Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбенең 5,6,8,10 нчы сыйныф укучылары Җәлил поселыгында урнашкан Хезмәт Даны Музеенда экскурсиядә булдылар.
Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбендә һәм Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбендә парламент дәресләре узды.
15 февраль көнне мәктәбебездә "Тынлык белән" республика акциясе кысаларында шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулу уңаеннан шигырь укучылар һәм рәсем конкурсы үткәрелде.
15 нче февраль – Россиядә Интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак үткәрелә.