Районда терлекчелек тармагында 2019 елның 4 нче кварталы алдынгылары билгеләнде. Бүген – 11 февраль көнне район башлыгы Фәрит Хөснуллин аларга акчалата бүләкләр тапшырды.
11 февраль көнне Җәлил 1 нче номерлы «Каенкай» балалар бакчасында «Педагог-психолог – 2020» республика һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы узды.
Бүген Айзиләне Сарман балалар тудыру йортыннан тантаналы рәвештә чыгарылуы булды. Сарман районының Әлмәт авылында яшәүче Илдар һәм Зилә Салиховларның гаиләсендә ике малайдан соң өченче бала булып кызлары Айзилә дөньяга килде.
Патриотик тәрбия бирүдә мәктәп музейлары зур роль уйный.
11 февраль көнне Җәлил бистәсендә "Каенкай» балалар бакчасы базасында «Педагог-психолог-2020" республика һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы узды.
11 февраль көнне район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы семинар-киңәшмәсе үтте. Семинарда Сарман районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Госманов Р.Р., район мәдәният бүлеге җитәкчесе Латыпова Г.Г., “Үзәкләштерелгән клублар берләшмәсе” (Район мәдәният йорты) директоры Галиева Г.А., “Киноучреждение” директоры Шәрәфетдинов Р.М., район мәдәният йорты өлкән методисты Галәветдинова А.М., район мәдәният йорты методисты Каримова Э.Ф., хуҗалык-эксплуатация хезмәте мөдире Вагизова Г.Н. чыгыш ясадылар. Семинарда үткән эшләргә йомгак ясалды, алда торган бурычлар әйтелде, мәдәният хезмәткәрләренең сорауларына җаваплар бирелде.
Сарман муниципаль районы Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган « традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз»дигән темага Парламент дәресе»
11 февральдә "Дәшми-тыңлап сөйләшәбез” республика акциясе кысаларында Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә ” Татар халкының каһарманы - М.Җәлил” тематикасы астында класс сәгате узды.
Мәктәбебездә 8 нче февраль көнне, “ТАССРның 100 еллыгына-100 изге эш”кысаларында әфган сугышы ветераннары белән очрашу үтте.Алар сугыш турындагы хәтирәләре белән уртаклаштылар.Хәрби бурычларын үтәгәндә , батырларча һәлак булган әфганчыларны онытырга хакыбыз юк. Әфган сугышы ветераннары мәктәп музее эшчәнлеге белән дә таныштылар.
7-9 февральдә шәһәр тибындагы Җәлил бистәсенен боз спорт сараенда «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубының 2007-2008 елгы урта төркем яшүсмерләр командалары арасында Бөтенроссия ярышларының республика этабы финалы узды.
Турнирның җиңүчесе итеп поселокның «Торнадо» командасы танылды. Җәлил, икенче урында-Биектау авылы «өченче урында-Нурлат шәһәренең «Ледок» командасы.
Призлы урыннарны алган командаларга кубоклар һәм медальләр, ә аерым уңышларга ирешкән уенчыларга ТР Хоккей федерациясе исеменнән шәхси призлар һәм дипломнар тапшырылды.