ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020нче елның гыйнварында «SCHOOL PERFORMANCES»дип аталган чит телдә мәктәп театр коллективларының Республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабы узды. Инглиз теле укытучысы Миннәхмәтова Римма Фәрит кызы җитәкчелегендә Джоан Роулинг әсәре буенча куелган «Гарри Поттер» спектаклен тәкъдим иткән «Җәлил гимназиясе»нең 7нчеБ сыйныф командасын җиңүегез белән котлыйбыз!!! Сезгә зона этабында уңышлар телибез!!!

12 февраль көнне Иске Әлмәт авыл мәдәният йортында КВН командалары арасында районкүләм конкурсның чираттагы зона туры булып узды. Әлеге конкурс ТАССРның 100 еллыгы, Сарман районы оешуга – 90, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылды. Конкурста Янурыс, Рангазар, Кәүҗияк, Иске Әлмәт авыл җирлекләренең, Яңа Әхмәт авыл мәдәният йортының КВН командалары катнашты.

 Бүген «Җәлил гимназиясендэ»  ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Традицияләрне саклап, киләчәккэ килэбез» дигән темага Парламент дәресе узды. 7Б сыйныф укучылары өчен дәресне Җәлил бистәсе муниципаль берәмлеге Совет депутаты Кучумова Александра Николаевна үткәрде.

 

12 нче февраль көнне мәктәбебездә “Традицияләрне саклап, киләчәкне саклыйбыз” темасына чираттагы парламент дәресе үткәрелде.


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

10нчы февраль көнне мәктәбебездә "ТАССР гасырына йөз мәрхәмәтле эш" кысаларында "Безнең төбәк халыклары костюмы" дигән чара үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары костюмнарын күрсәттеләр һәм алар турында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә сөйләделәр.

Бүген Сарман муниципаль районында РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Гомумроссия активы конференциясе булып узды.
 

Бүген Сарман 2 нче санлы «Лилия» балалар бакчасында Сарман районы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары һәм тәрбиячеләре арасында «Яшел ут» республика смотр-конкурсының муниципаль этабы узды.

  Педагогның эш тәҗрибәсе тәкъдим ителгән беренче турдан соң, конкурс өчен Сарман һәм Җәлил бакчаларыннан алты тәрбияче сайлап алынды.  Алар балалар белән юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү һәм балалар өчен юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча белем бирү эшчәнлеге алып бардылар, юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан сорауларына җавап бирделәр. Тәрбиячеләр арасында җиңүне 1 нче санлы «Каенкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Костина Наталья Николаевна яулады.

   Конкурс материалларын бәяләгәннән соң балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау буенча иң яхшы белем бирү учреждениесе итеп  6 нчы санлы «Теремкәй» балалар бакчасы танылды.

 Җиңүчеләрнең материаллары «Яшел ут » республика смотр-конкурсының республика этабына җибәрелә.

11 февраль көнне Юлтимер авыл мәдәният йортында КВН командалары арасында районкүләм конкурсның беренче зона туры булып узды. Әлеге конкурс ТАССРның 100 еллыгы, Сарман районы оешуга – 90, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылды. Конкурста Карашай-Саклау, Зур Нөркәй, Шәрләрәмә, Саклаубаш, Иске Имән, Азалак авыл җирлекләренең КВН командалары катнашты.

Җәлил беренче мәктәбе укучысы Дәүләтгәрәева Элиза (укытучысы Шакирова Э.Ш.) татар әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы призеры булды.

8 гыйнварда Әлмәт нефть институтында "Минем фәнгә беренче адымым"дигән икенче фәнни-гамәли конференция булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International