Сарман муниципаль районы Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган « традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз»дигән темага Парламент дәресе»
11 февральдә "Дәшми-тыңлап сөйләшәбез” республика акциясе кысаларында Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә ” Татар халкының каһарманы - М.Җәлил” тематикасы астында класс сәгате узды.
Мәктәбебездә 8 нче февраль көнне, “ТАССРның 100 еллыгына-100 изге эш”кысаларында әфган сугышы ветераннары белән очрашу үтте.Алар сугыш турындагы хәтирәләре белән уртаклаштылар.Хәрби бурычларын үтәгәндә , батырларча һәлак булган әфганчыларны онытырга хакыбыз юк. Әфган сугышы ветераннары мәктәп музее эшчәнлеге белән дә таныштылар.
7-9 февральдә шәһәр тибындагы Җәлил бистәсенен боз спорт сараенда «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубының 2007-2008 елгы урта төркем яшүсмерләр командалары арасында Бөтенроссия ярышларының республика этабы финалы узды.
Турнирның җиңүчесе итеп поселокның «Торнадо» командасы танылды. Җәлил, икенче урында-Биектау авылы «өченче урында-Нурлат шәһәренең «Ледок» командасы.
Призлы урыннарны алган командаларга кубоклар һәм медальләр, ә аерым уңышларга ирешкән уенчыларга ТР Хоккей федерациясе исеменнән шәхси призлар һәм дипломнар тапшырылды.
Киләсе гигиеник кагыйдәләрне үтәү зарарлану яки грипп, коронавирус инфекциясе һәм башка КРВЙ таралу куркынычын сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк.
ТАССРнын 100 еллыгы уңаеннан,Илхам Шакировка багышлап, Ләшәү Тамак китапханәсендә "Җыр кешенең юлдашы" исеме астында әнгәмә узды.
1 октябрьдә "Укучының мәдәни нормативы" Бөтенроссия проекты старт алды, ул мәдәният учреждениеләренә бару аша мәдәни мохиткә укучыларны җәлеп итү максаты белән тормышка ашырыла.
9 сыйныф укучыларының мәшәкатьләре шактый күп. Аларны төп дәүләт имтиханнарыннан тыш һөнәр сайлау мәсьәләсе дә борчый. Бу мәсьәләдә булышучы булып һөнәри ориентация очрашулары да торалар. 7 февральдә шундый очрашуларның берсе Сарман аграр көллиятендә узды. Анда Күтәмәле мәктәбенең 9 сыйныф укучылары да катнаштылар (сыйныф җитәкчеләре - Ибәтуллина С.Н.). Алар машина-трактор паркына бардылар, тулай торак белән таныштылар, концерт карадылар. Очрашудан барысы да канәгать калдылар.
8 февраль көнне Сарман урта мәктәбендә «ТАССРның 100 еллыгы-100 игелекле эш» хәйрия акциясе кысаларында «Мэнге яшә, газиз Татарстан! " дип исемләнгән ачык чара узды. Элеге чарада 3 нче сыйныф укучылары үзләренең иҗади сәләтләрен һәм талантларын күрсәттеләр. Бу чара укучыларда патриотизм хисе һәм туган як мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итә.
07 февраль көнне Сарман авылында «Старт» спорт мәктәбенең чаңгы трассасында «Россия чаңгы юлы – 2020» ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы һәм ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Сарман районы оешуның 90 еллыгына багышланган Татарстан «Чаңгы юлы – 2020» республика ярышлары узды. Ярышлар «Спорт – тормыш нормасы»федераль проекты кысаларында узды. Йөгерештә 730 катнашучы катнашты-алар-мәктәп укучылары һәм студентлар, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, Өченче буын вәкилләре. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев А. Ф. һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова И. Р. катнашучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
Һәр яшь категориясендә җиңүчеләр грамоталар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.