ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

07 февраль көнне Сарман авылында  «Старт» спорт мәктәбенең чаңгы трассасында «Россия чаңгы юлы – 2020» ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы һәм ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Сарман районы оешуның 90 еллыгына багышланган Татарстан «Чаңгы юлы – 2020» республика ярышлары узды. Ярышлар «Спорт – тормыш нормасы»федераль проекты кысаларында узды. Йөгерештә 730 катнашучы катнашты-алар-мәктәп укучылары һәм студентлар, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, Өченче буын вәкилләре. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев А. Ф. һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова И. Р. катнашучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

Һәр яшь категориясендә җиңүчеләр грамоталар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.

Мортыштамак авылында “Дин һәм әхлак” темасына Сарман районының мөхтәрәм дин әһелләре белән очрашу үтте.

8нче февральдә Түбән Кама шәһәрендә «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. "Педагогик дебют" номинациясендә Сарман районыннан коллегабыз, Җәлил гимназиясе тарих укытучысы Хәертдинова Аида Альберт кызы катнашты. Ул ачык дәрес һәм мастер-класс күрсәтеп, район данын лаеклы яклады. Уңышлы чыгышыгыз белән котлыйбыз!!! Конкурсның зона этабы әле дәвам итә. Конкурс нәтиҗәләре ай ахырында билгеле булачак.


9
февраль, 2020 ел
якшәмбе

«Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе» укучылары һәм укытучылары «Россия чаңгы юллары - 2020»нең 38 нче йөгерешендә катнашты.  

Шулай ук мәктәптә актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланган «Сәламәтлек көне» узды. Физкультура бәйрәме кысаларында күңелле ярышларда беренче-унберенче сыйныф укучылары катнашты.

Сәламәтлек көне бик оешкан төстә узды. Бу көн һәркемгә күтәренке кәеф  бүләк итте һәм якты тәэсирләр калдырды.

 


8
февраль, 2020 ел
шимбә

7 нче февраль көнне  МБГБУ “Азалак төп гомумбелем бирү мәктәбе”ндә  “Гаилә тарихы – халык тарихы” шәҗәрәләр конкурсы үткәрелде. 

Укучыларда сәламәт яшәү рәвешен алып бару күнекмәләрен формалаштыру, чыдамлылык, җитезлек, көч, фикерләү кебек сыйфатларны үстерүгә ярдәм итү, балаларның игътибарын спортның төрле төрләренә җәлеп итү максаты белән Иске Минзәләбаш мәктәбендә “Сәламәтлек көне” оештырылды. Сәламәтлек көненә барлык укучылар җәлеп ителде.

“Сәламәт тәндә, сәламәт акыл”  дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Материалны ныгыту өчен балалар " Сәламәт яшәү рәвеше” дип аталган интеллектуаль конкурста катнаштылар

Балалар тау шуып, күңел ачып кайтып киттеләр..

7 февраль көнне Карашай-Саклау гомуми белем бирү мәктәбендә Чураш авылында яшәп иҗат итүче Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, Россиянең атказанган укытучысы Хайруллина Вәсимә апаның иҗатына багышланган иҗат кичәсе үткәрелде. Кичәне Чураш мәдәният йорты директоры Сафина Р.Ф. һәм Чураш авыллы китапханәчесе Фахриева Гөлнур  әзерләде.

"Россия чаңгы юллары-2020" призерларын һәм җиңүчеләрен котлыйбыз.  Җәлил 1 нче санлы мәктәбе укучылары Кормушкина Динә һәм Насибуллин Даниил-3 нче урынны яуладылар. Пенсионерлар арасында беренче урынны химия укытучысы Шәяхмәтова Римма Мөбарәк кызы яулады. 

Мәктәп һәм гаиләнең үзара хезмәттәшлеге-педагог, укучы һәм ата-аналарның уртак эшчәнлек һәм аралашу процессында үзара бәйләнеше.


7
февраль, 2020 ел
җомга

7 февраль көнне Сарман үзәк балалар китапханәсе “Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз” акциясенә кушылды. Акциянең инициаторы Свердловск өлкәсенең Талицкая ЦРБ булды. Акция кысаларында балалар китапханәсендә «Тормыш дәвам итсен өчен, истә тотарга» дигән исем астында батырлык дәресе үткәрелде. Чарада «Сарман гимназиясе» нең 4 «А» сыйныф укучылары катнашты.              

Әсәрләрне укыганда, яшьтәшләре булган партизан-балаларның сугыш вакытында геройларча, зурлар белән беррәттән, үзләренең гомерләрен дә аямыйча, дошманны җиңүгә зур өлеш кертүләре, акциядә катнашучы балаларны бик тәэсирләндерде.

 Батырлык дәресе барышында алдан сайлап алынган партизаннар, разведчиклар турында әсәрләр укылды. А.Н.Печерскаяның “Дети – герои Великой Отечественной войны” китабыннан өзекләр, Л.Кассильның «У классной доски», А.Митяевның «Опасный суп» исемле хикәяләре кычкырып укылды. Һәр укылыштан соң  фикер алышу үткәрелде, һәм балаларның дискуссиягә актив кушылуларын күрү, сугыш темасына битараф булмаулары  бик ошады.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International