ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2020 ел
җомга

7 февраль көнне Сарман районы үзәк хастаханәсендә район башлыгы  урынбасары Гәрәева Г.Р. җитәкчелегендә, баш табиб урынбасары Галиев Р.Г., «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Хуҗина Г.И., авыл җирлекләре секретарьлары һәм Сарман муниципаль районы фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре катнашында берләштерелгән утырыш үтте. Утырышта 2020 ел өчен  «Өлкән буын» федераль проектының «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында, авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьтән өлкән кешеләрне профилактик күзәтүләр, диспансеризация, һәм өстәмә медицина тикшеренүләре   үткәрү  максатларында  медицина оешмаларына китерү мәсьәләләре каралды.

7 нче февраль көнне Карашай-Саклау мәктәбендә биология һәм химия укытучыларының «Проблемалы ситуациядән файдаланып, яңа материалны өйрәнүнең роле һәм урыны»дигән темага методик берләшмә утырышы булып узды. Биология укытучысы Мәхмүтов Н.Ә. ачык дәрес күрсәтте.  Дәрестә укучылар яңа материалны өйрәнеп кенә калмадылар, тәҗрибә эшләре дә үткәрделәр. Утырыш кысаларында шагыйрә Вәсимә Хәйруллинаның иҗатын тәкъдир итү булды.

Утырышның икенче өлешендә мәгариф бүлеге методисты Хәсәншина Л. Ф. сынау имтиханнарының нәтиҗәләре белән таныштырды. Сарман урта мәктәбенең биология укытучысы Фәйзуллина З.М. укучыларны имтиханга әзерләүдә нәтиҗәле методика белән уртаклашты.Утырыш юбиляр укытучыларны котлау белән тәмамланды.

  ТАССРның  100 еллыгы  уңаеннан  Кәүҗияк  төп  гомуми  белем  бирү мәктәбнең  башлангыч  сыйныф укучылары  авыл  китапханәсендә  экскурсиядә  булдылар. Китапханәдәге  «ТАССР  турында  тарих  битләре  барысын  да сөйли»  китап  күргәзмәсе белән таныштылар. Укучыларга  Татарстан  тарихының  төп этапларын  чагылдырган  тарихи  һәм туган  як  турындагы  әдәбият  күрсәтелде.

13 нче сентябрь көнне «Җәлил гимназиясе»ндә янгын куркынычсызлыгы сигналы буенча укучылар һәм хезмәткәрләрнең эвакуациясе үткәрелде. Барлык укучылар, укытучылар һәм гимназиянең башка хезмәткәрләре оешкан төстә эш урыннарын калдырып чыктылар. Эвакуация вакыты 3мин. 10 секундны тәшкил итте.

ТАССР ның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең   75 еллыгы уңаеннан Мортыштамак  мәктәбендә Сарман муниципаль районы Башлыгы урынбасары  Гәрәева Гүзәл Рифкат кызы  катнашында парламент  сәгате  узды. 

6 нчы февраль көнне Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары ТР Сарман районы эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы Фәрит Алиуллин белән очраштылар.
 


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген районга эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов килде.
 

Марат Әхмәтов Сарманда социаль ипотека республика программасы буенча төзелгән 18 фатирлы торак йортта булды.

"ТАССРның 100 еллыгы-100 яхшы эш" хәйрия акциясе кысаларында һәм Бөек җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 6 февраль көнне Саклаубаш урта мәктәбендә "Казан каймасы ни өчен тарихка кереп калган?" дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде.”
 

Бүген «Җәлил гимназиясе» нең 9 нчы сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында иң зур көрәшләрнең берсе булган «Сталинград өчен көрәш» Бөтенроссия квестында катнаштылар. Уен 4 импровизацияләнгән станциядән гыйбарәт иде – «Музей», «Ашыгыч ярдәм», «Яшерен документлар» һәм «Эх, юллар...».  Командалар биремне үтәгәннән соң, алар ветераннарның  отосурәтләрен алдылар, алар турында волонтерлар сөйләде. Чөнки квестның төп максаты-Сталинград өчен көрәшләрнең чын тарихлары альбомын җыю.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International