ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Петровка Завод урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуга багышланган Бөтенроссия акциясенә кушылдылар

Җәлил гимназиясе укучылары «Ленинград блокадасы» дип исемләнгән Бөтенроссия тарихи квестта катнаштылар.  Тарих-математика квесты барышында балалар Морза әлифбасы белән эшләделәр, математик бурычлар һәм кроссвордлар чиштеләр, Блокадалы Ленинградта икмәк нормасын күзгә ачыкларга тырыштылар, шулай ук «Минное  поле» биремен уңышлы башкарып чыктылар.

27 нче гыйнварда «Җиңү хаты» халыкара акциясе старт алды, Җәлил гимназиясе дә анда катнашты. Укучылар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы белән бәйле вакыйгаларда катнашкан үз гаилә әгъзаларына хатлар яздылар. Шулай ук хатта Бөек Җиңү мирасын саклау эшенә үзләренең шәхси өлешләрен дә чагылдырдылар.


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Гамбәрия Шәймөхәммәт кызы 1925 елның 5 февралендә Карамалы авылында туа, шунда ук 8 сыйныф тәмамлый.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Сарман районы Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда Аграр көллият укучылары өчен экскурсия узды.

4 февраль көнне 1 нче номерлы «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияче Костина Наталья Николаевна өлкән төркем балалары белән "юл кагыйдәләрен белүчеләр"дип исемләнгән квест-уен үткәрде.

Гимназиядә психологлар укучылар өчен даими рәвештә төрле тренинглар үткәрә.

Җәлил икенче санлы мәктәбендә "Форпост" отряды активисты Сөләйманова Лиана югары сыйныф укучылары белән «яман шешкә каршы көрәш көне»дигән сыйныф сәгате үткәрде. Бу сыйныф сәгатенең максаты-укучыларның игътибарын бу глобаль проблемага юнәлтү, онкологик авыруларның ни дәрәҗәдә куркыныч һәм таралуын искәртү, Үз сәламәтлегеңне кайгыртырга өйрәтү.

  Буген «Сарман» кинотеатрына Сарман №1 урта гомум белем биру мэктэбенен 7-8, 10 сыйныф укучылары чакырылды.  

 

 

Гимназия укучылары ТАССРның 100 еллыгына багышланган төрле акцияләрдә катнашалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International