31нче нче гыйнвар көнне «Җәлил гимназиясе» төрле елларда белем алучы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен ишекләрен ачты. Чыгарылыш сыйныф укучылары туган мәктәп коридорлары буйлап бик теләп уздылар, парталары артында утырдылар, укытучылар белән аралаштылар. Саубуллашканда, чыгарылыш сыйныф укучылары матур кичә өчен рәхмәт әйттеләр.
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Татарстан – безнең йортыбыз» дигән темага ачык сыйныф сәгате узды. Укучылар ТАССРның барлыкка килү тарихы , Татарстанның истәлекле урыннары , гореф-гадәтләре, символлары белән таныштылар.
31 гыйнвар көнне безнең мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының ММО утырышы узды.
27 нче гыйнварда Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Ленинградны камлыштан чыгаруга 76 ел тулуга карата сыйныф сәгате булып узды. Аны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Салихова Рәмзия Равил кызы үткәрде.
30нчы гыйнвар көнне гимназиянең 5-8 нче сыйныфында укучы балаларның гомуммәктәп ата-аналар җыелышы булып узды.
Бүген, Филимоновлар Николай Павлович һәм Нина Федоровна гаиләсен алтын туйлары белән «Җәлил шәһәр тибындагы поселок» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р. А., Җәлил поселогы Советының оештыру эшләре бүлеге начальнигы Гарифуллина Г. И., «Җәлилнефть» идарәсе профком рәисе Филимонов В. Н., Җәлил УТТ профком рәисе Ибәтуллин И. К., «Җәлилнефть» идарәсе ветераннар советы рәисе Харисов Р. А. һәм Җәлил поселогы ветераннар советы рәисе Минһаҗева А. Г. котладылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанда “Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе” X Республика яшьләр форумына заявкалар кабул итә башлау турында хәбәр итә. Форумның яңа сезонында иң яхшы проектларны гамәлгә ашыруга 300 мең сумга кадәр акча биреләчәк.
Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль ярдэм күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлегендә 196 өлкән һәм мөмкинлекләре чикләнгән кеше исәптә тора. Яңа ел башыннан белгечләр график нигезендә, хезмәт җыелмаларыннан файдаланучыларга күрсәтелә торган эшнең сыйфатын тикшерү максатыннан, өлкән яшьтәгеләрнең яшәү урыннары буенча йөрделәр.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгыуңаеннан, “Сугыш хатын-кыз эше түгел" акциясе кысаларында Зур Нөркәй мәктәбе укучылар-волонтерлары Иске Имән авылында яшәүче, узган ел 101 яшен тутырган Мияссәрә апа Шакирова янында булдылар. Волонтерлар Мияссәрә апага ярдәм иттеләр, соңыннан Мияссәрә апаның сугыш турындагы истәлекләрен тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
2020 елның 29 нчы гыйнварында Сарман муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль-тернәкләндерү бүлегенең социаль хезмәт алучылар өчен өстәл теннисы буенча турнир үткәрелде.