ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

«Сугыш хатын-кызлар эше түгел» акция  кысаларында – 31 январь көнне район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, мәгариф бүлеге вәкилләре, ФАП фельдшеры, психолог, социаль педагог, Зур Нөркәй мәктәбе укучылары, матбугат хезмәткәрләре һәм «Волонтер» иреклеләр  берләшмәсе активистлары Иске Имән авылында яшәүче, узган ел 101 яшен тутырган Мияссәрә апа Шакирова янында булдылар.

Февраль башында «Җәлил гимназиясе» базасында сукбай хайваннар өчен «Мәчеләр йорты» исеме астында хәйрия акциясе узды. Акциядә ата-аналар, укучылар һәм педагоглар актив катнашты. Җыелган азык, уенчыклар, аслыклар, шәхси гигиена чаралары приют хезмәткәрләренә тапшырылды. Ярдәмегез өчен барыгызга да зур рәхмәт!!!

2 февраль көнне Мортыштамак авылы Мор буасында ТР көньяк-көнчыгышы Кубогына картинг буенча кышкы ярышларның V этабы узды. Чара массакүләм флешмоб белән башланып китте. Сарман муниципаль районы башлыгы Ф.М. Хөснуллин катнашучыларны сәламләде һәм аларга уңышлар теләде. Барлык катнашучылар ярышлардан көчле адреналин, азарт, дәрт һәм уңай эмоцияләр алдылар.

2020 елның 10 февралендә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линия».

3 нче февральда Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Сталнинградны азат итүгә карата сыйныф сәгате булып узды. Аны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Салихова Рәмзия Равил кызы үткәрде. 

Сарман урта мәктәбендәТатарстанның 100 еллыгына багышлап, 2 нче сыйныф укучылары «Татарстан-минем Республикам " дип исемләнгән ачык сыйныф сәгатендә катнаштылар. Укытучылар әзерләгән слайдлар ярдәмендә укучылар Республика тарихы белән таныштылар, истәлекле урыннарны карадылар, Ватан турында матур шигырьләр сөйләделәр. Чараның икенче өлешендә 2 команда ярышты. Викторина сорауларына җавап биреп, Татарстан Республикасы турында белемнәрен ныгыттылар. Китапханәче Мухлиева Г. Татарстан Республикасы турында китаплар белән таныштырды, сыйныф сәгате ахырында укучылар "Мин яратам сине, Татарстан" җырын башкардылар!

Бүген утырышлар залында район Советының атналык киңәшмәсе булып узды, аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Күптән түгел «Чыршыкай, яшә!» дип исемләнгән муниципаль бәйге үтте. Ул яраксыз материалдан иҗади эшләргә багышланган иде. Анда Күтәмәле мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Зилия Сираева да катнашты (җитәкчесе — Марданшин Р.М.). Нәтиҗәдә ул «Индивидуаль эш» номинациясендә призер исеменә лаек булды һәм грамота белән бүләкләнде.


2
февраль, 2020 ел
якшәмбе

Бүген Мортыштамак авылы Мор буасында Татарстанның көньяк-көнчыгышы Кубогына картинг буенча кышкы ярышлар этабы узды.


1
февраль, 2020 ел
шимбә

31нче нче гыйнвар көнне «Җәлил гимназиясе» төрле елларда белем алучы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен ишекләрен ачты. Чыгарылыш сыйныф укучылары туган мәктәп коридорлары буйлап бик теләп уздылар, парталары артында утырдылар, укытучылар белән аралаштылар. Саубуллашканда, чыгарылыш сыйныф укучылары матур кичә өчен рәхмәт әйттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International