Бөек Җиңүнең 75 еллыгыуңаеннан, “Сугыш хатын-кыз эше түгел" акциясе кысаларында Зур Нөркәй мәктәбе укучылар-волонтерлары Иске Имән авылында яшәүче, узган ел 101 яшен тутырган Мияссәрә апа Шакирова янында булдылар. Волонтерлар Мияссәрә апага ярдәм иттеләр, соңыннан Мияссәрә апаның сугыш турындагы истәлекләрен тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
2020 елның 29 нчы гыйнварында Сарман муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль-тернәкләндерү бүлегенең социаль хезмәт алучылар өчен өстәл теннисы буенча турнир үткәрелде.
Мәгълүмати кампания кысаларында Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча чаралар уза.
Кичә, 30 гыйнварда, "Җәлил шәһәр тибындагы поселогы" муниципаль берәмлегендә 2019 ел нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.
2020 елның 29-30 гыйнварында Азнакай шәһәрендә "Сандугач сайрар илем" XXIII региональ балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале үткәрелде . И. Г. Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары әлеге фестивальнең "Вокал-соло"номинациясендә актив катнашып, зур уңышларга ирештеләр.
Диспансерлаштыру-ул профилактик медицина тикшерүен һәм халыкның билгеле бер төркемнәренә карата тормышка ашырыла торган сәламәтлек торышын бәяләү максатларында үткәрелә торган өстәмә тикшерү методларын үз эченә алган чаралар комплексы.
22 гыйнвар көнне Чураш авыл мәдәният йортында «Авыл хәтере-халыкта» дип исемләнгән чара үткәрелде. Анда катнашучыларга Чураш авылының атаклы кешеләре турында сөйләделәр ,алар авылның барлыкка килү тарихына зур өлеш керттеләр.
24 гыйнвар көнне Чураш мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Карашай-Саклау мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән әңгәмә һәм рәсем конкурсы үткәрелде Сарман районының 90-еллыгына багышланган ТАССРның 100 еллыгы.
30нчы гыйнвар көнне «Җәлил гимназиясе» коллективы Җәлил мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмәдә катнашты. Коллективыбыз төрле татар ризыкларын тәкъдим итте: чәк-чәк, вак бәлеш, бавырсак һәм башкалар. Теләүчеләр татар милли ризыкларын авыз итә алдылар.
«Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ветераннарга хөрмәт йөзеннән эшләнгән. Ул ветераннарга адреслы социаль һәм медицина ярдәме күрсәтү аша патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.