ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Сарман урта мәктәбендә укучылар укытучылар белән берлектә ата-аналар, белгечләр һәм балалар өчен мәгълүмати стенд әзерләделәр. Мәгълүматтан республика, аның территориясе формалашуның кызыклы мизгелләре, шулай ук 2020 елда планлаштырыла торган чаралар турында белергә мөмкин.


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

15.01.2020 г. аязучан болытлы. Кар явачак. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр..-7, көндез максималь һава температурасы -1..5. Юлларда бозлавык.

2020 нче елның 14 нче гыйнварында Сарман муниципаль районының  «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район ветераннар активының Сарман районы газ эксплуатацияләү оешмасы җитәкчесе урынбасары, ООО  “Светводоканал”, Энергосбыт җитәкчеләре белән чираттагы график буенча очрашуы булып узды. Киңәшмәдә ветераннар үзләрен кызыксындырган сорауларга жавап алдылар.                    

Бүген Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбенә Сарман районы Пенсия Фонды бүлекчәсе җитәкчесе Харисов Асыляр килде. Ул укучыларны пенсиягә чыгу яңалыклары белән таныштырды, ак һәм кара хезмәт хакы турында сөйләде. Аласы пенсияңне эшли башлагач та кайгыртырга һәм пенсия балларын күбрәк тупларга  кирәклегенә басым ясады. 

2020 нче елның 13 нче гыйнварында Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район ветераннар активы өчен «Хозур» вокаль ансамбле чыгышы оештырылды. Ансамбль «Шәфкатъ» үзәге белән тыгыз хезмәттәшлек итә, үзенең җырлары, уен-көлкеләре белән яхшы кәеф тудыра, кешеләрнең күңелләрен моң һәм шатлык белән тулыландыра.

ТАССРның төзелүнең 100  һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Азалак төп гомуми белем бирү  мәктәбе укучылары музейда экскурсиядә булдылар.

Татарстанда  12 - 14 февральдә Идел  буе  агросәнәгать форумы һәм  махсуслаштырылган  күргәзмә узачак, анда   Татарстан  Республикасының һәм Россия төбәкләренең 300 оешмасы һәм предприятиеләреннән 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре  катнашачак.   

2019 елда республика бюджетыннан коммерцияле булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренең эчке инфраструктура объектларын ремонтлауны финанслауга 1:2 нисбәтендә 83,6 млн. сум бүлеп бирелгән. Бакчачыларның 32,8 км суүткәргечне, 19,4 км эчке юлларны, 80,4 км электр белән тәэмин итү линияләрен ремонтлауга чыгымнары капланган, шулай ук 4 трансформатор сатып алынган.

13 гыйнвар көнне район мәдәният йортында «Яңадан – яңа, яхшыдан – яхшы!» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. Бәйрәмдә матур җырлар, биюләр белән беррәттән лотерея уены да уйнатылды.


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген утырышлар залында район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барган атналык киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International