Бүген утырышлар залында район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барган атналык киңәшмә узды.
2020 елның 14 гыйнвары:
Аязучан болытлы һава.
Төнлә бераз кар, урыны белән буран, көндез урыны белән Кар.
Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы -2..-6.
Көндез максималь һава температурасы 0..-4.
Юлларда бозлавык.
Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сәүдә челтәрләре аша сату буенча актив эш алып барыла. Бу хакта 11 гыйнварда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров видеоконференция режимындагы киңәшмә барышында хәбәр итте.
Мөслимдә "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының зона туры үтте. Бәйгедә Актаныш, Минзәлә, Сарман, Тукай һәм Мөслим районнары мәктәпләре чыгыш ясады.
Командалар “Визит карточкасы”н тәкъдим иттеләр. Сыйныф проектын якладылар. Сыйныфларның эшчәнлеге белән махсус күргәзмәдә дә танышырга мөмкин иде. Бәйгедә Җәлил гимназиясенең 8 нче б сыйныфы һәм әти-әниләр комитеты (класс җитәкчесе Шакирова Э.Ф.) "Халыклар дуслыгы" номинациясендә җиңүчеләр булдылар.
3 Б сыйныфы укучылары Шәйхетдинов А, Гарифуллин Б., Халитова И. 1-8 сыйныф укучылары өчен Яңа ел алдыннан уздырылган Winkid фән олимпиадаларында катнаштылар. Халитова Илвина рус теле буенча призер булды. (укытучысы Кәримова З.Ф.) Барлык балаларны да лаеклы катнашулары һәм яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз.Аларга иҗади уңышлар, илһам һәм яңа җиңүләр телибез!
Карашай -Саклау авыл җирлеге хезмәткәрләре «Кыш бабай белән Кар кызы котлаулары» исемле күчмә акция оештырдылар.
Бүген Сарманда ир-атлар командалары арасында волейбол буенча ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган ачык район турниры узды.
"Сарман гимназиясе"нең 9 нчы сыйныф укучысы Кравцова Карина Татарстан һәм татар халкы тарихы фәне буенча республикакүләм олимпиада призеры исеменә лаек булды. Каринаны һәм аның укытучысы Загирова Кифая Әхсән кызын зур җиңүләре белән котлыйбыз!
Ветеранны олуг юбилее белән җирлек башлыгы Вероника Хөсниева, ветераннар советы Галия Нургалиева котладылар, иң изге теләкләрен балалары, якыннары тәбрикләделәр. Истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге 2020 ел эшчәнлеген районыбызның авыл ветераннар советы рәисләре һәм активистлар җыены белән башлап җибәрде.
10 январь көнне Үзәк директоры, Социаль яклау, Мәшгүльлек үзәге җитәкчеләре, социаль иминият, пенсия фондлары вәкилләре белән очрашу узды. Киңәшмәдә ветераннар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, аларга тулы җаваплар алдылар.