ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Җәлил поселогында яшәүче хезмәт ветераны Абдрахманов Җәүдәт Габдрахман улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

«Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап» акциясендә Бөек Ватан сугышы ветераннары яңа 2020 ел – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котланды.

2020 елның 10 гыйнвары:

Аязучан болытлы һава.

Кар, юеш кар, төнлә бераз.

Урыны белән буран, бозлавык.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә 17 метрга кадәр. 

Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-10.

Көндез максималь һава температурасы -2..-5.

Юлларда бозлавык.

Сарайлы авыл мәдәният йортында «Хуш киләсен Яна ел!» дип исемләнгән яна ел кичэсе булып узды. Авыл халкы оештырган концертта бик актив катнашлты. Лотерея уены оештырылды.

Мәктәп легендасы, бистәнең иң абруйлы шәхесләреннән берсе, сорос бүләге иясе,ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы күп тапкыр хезмәт иткән мәгариф отличнигы, үз энтузиазмы һәм бетмәс-төкәнмәс энергиясе кабызучы уникаль физик-Рафис Галимҗан улы Хәбибуллин-70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 

Яңа ел - ул иң көтеп алынган һәм искиткеч бәйрәм. Аны тылсымлы, серле, гаҗәеп, кабатланмас, сокландыргыч дип атыйлар. Яңа ел төнендә без барлык теләкләрнең, чираттагы могҗизаның, якты әкиятнең, яңа бәхетнең чынга ашуын көтәбез. 30 декабрь көнне Карашай -Саклау мәдәният йортында «Тылсымлы һәм серле дә син Яңа ел!»дип исемләнгән бал-маскарад булып узды.

Яхшыбай авыл клубында Яңа елны бәйрәм иттеләр. Бәйрәмне клуб мөдире Әлфия Сираева оештырды. Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов һәм ветераннар советы рәисе Зинаида Якупова авыл халкын бәйрәм белән һәм юбилярларны гомер бәйрәмнәре белән котладылар. Кызыклы скетчлар күрсәтелде, матур җырлар, биюләр башкарылды. Балалар һәм өлкәннәр Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, ул аларга бүләкләр таратты. Лотерея оештырылды, «Ак Барс» фермер хуҗалыгы һәм авылдашлар бүләкләр куйдылар. Барысы да рәхәтләнеп күңел ачтылар, дискотека һәм чәй эчү оештырылды.

2004 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге.

7 нче гыйнвар көнне "1 нче спорт мәктәбе"спорт залында баскетбол буенча район турниры булып узды.

7 нче гыйнварда Сарман районында "Старт" спорт мәктәбе базасында чаңгы ярышлары буенча ачык республика спринты булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International