ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

7 нче гыйнвар көнне "1 нче спорт мәктәбе"спорт залында баскетбол буенча район турниры булып узды.

7 нче гыйнварда Сарман районында "Старт" спорт мәктәбе базасында чаңгы ярышлары буенча ачык республика спринты булып узды.

7 нче гыйнвар көнне Үзәк ял паркында Раштуа бәйрәме булып узды. Бәйрәм кызыклы уеннар, күңелле биюләр, матур җырлар белән үрелеп барды.

5 нче гыйнварда Сарман муниципаль районы авыл җирлекләре арасында волейбол буенча финал уеннары узды.

2 гыйнвар көнне Җәлил поселыгында яшәүче Солтанова Нурлыгаян Хәертдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте


8
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

8 гыйнварда шәһәр тибындагы Җәлил поселогында яшәүче Саубанова Разия Сөләйман кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


7
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

2020 нче елның 7 нче гыйнварында Җәлил бистәсендә Мөхәммәтсадыкова Гөлмәрьям Миһаҗетдин кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


6
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Начар метеорологик күренешләр:
2020 елның 7 гыйнварында төнлә һәм иртән территориядә
Татарстан Республикасының урыны белән томан көтелә.

Бүген Сарманда 2020 елда беренче туган сабыйны чыгару тантанасы узды. Кечкенә Ләйлә - Нәркиз һәм Лилия Мөхәмәтовлар гаиләсендә ике абыйсыннан соң өченче бала.

30 нчы, 31 нче декабрь көнне район мәдәният йортында «Могҗизалы Яңа ел!» дип исемләнгән театральләштерелгән концерт-тамаша булып узды. Бәйрәм кичәләре муниципаль район башлыгы урынбасары Гараева Г.Р., муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев А.Ф. котлаулары белән башланып китте. Бәйрәмдә матур җырлар, биюләр башкарылды. Кыш бабай белән Кар кызы да бәйрәмгә килгәннәр иде, Сарман халкын бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен юлладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International